erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Берүзе яшәсә дә, ялгыз булмаган

Бу арада яңгырлар еш яуды. Юеш, җил, салкынча. Ишегалдына, кош-кортлар, хайваннар янына чыгасы килми торган көннәр. Шундый аяк асты юеш, тайгак көннәрнең берсендә Казиле авылында 58 яшьлек Шамил Сабировның, үгез сөзеп, гомере өзелде.

Алар өч бертуган булалар. Камил, Шамил, Гөлсинә. Гөлсинәнең бакыйлыкка күчкәненә 8 ел. Инде менә Шамил дә китеп барды... Ялгыз яшәгән. Өйләнмәгән. “Әти елый да елый...”, – ди Камилнең улы Динар.  Казиле авылының кеме белән сөйләшсәң дә, әйбәт гаилә, дип сөйлиләр. “О-о, әтиләре Шакир абый Сабиров бик тырыш кеше иде, шофер булып эшләде, – дип сөйли авылдашлары Айсылу Гыйльфанова. – Әниләре Сөгъда апа да бик булган иде, урыннары җәннәттә булсын. Шамил үгезен иртән утарга алып чыга иде, кичен абзарга кертә. Менә шул кичке якта үгезен абзарга керткәндә, ул көнне яңгыр да яуган иде бугай, таеп егылгандыр да, егылсаң үгез тәгәрәтә бит ул, тәгәрәткәндер... Зур үгез иде. Суйдылар. Бик кызганыч хәлләр. Шәхси тракторы бар иде. Трактор да йөртте. Авыл кешесенә дә булышты. Өен дә карап тотты. Әле кайчан гына рәхәтләнеп бәрәңге алды. Эшләргә ярата иде”.

Авылда шәфкать туташы булып эшләгән Тәнзилә Мәгъсумова: “Бик әйбәт кешеләр, – дип сөйләде. – Елыйсым килеп китте... Мәрхүм булгач, өстенә үзем ябып йөрдем. Сабировлар, Сабир бабайлар данлыклы нәсел.  Шамил әнисен тәрбияләп озатты. Абыйсы Камил Арчадан гел килеп йөрде. Энесен, төп йортны ташламады”.

Камилнең улы Динар: “Шалтыраттым, алмады. Казилегә төшеп киттем. Капканы ачып керсәм, утарда менә шушы хәл... Ялгыз яшәсә дә өйне, бакчаны тәртиптә тотты. Ничә еллар инде менә иткә эре мал асрады”.

Динар белән Казиле авылына барып килдек. Авылдашлары Сабировлар нәселен мактаган иде, сөбханалла, Динар да акыллы егет. Юл буе сөйләшеп бардык. “Балачак шушында үтте, – дип сөйләде Динар. – Туганнар кайтыр иде. Шау-гөр килеп җыйнаулашып бәрәңге алырлар, аннан гармуннар белән күңелле итеп утырырлар иде. Хәзер аларның берсе дә юк инде...”. Күңелгә моңсу булып китте. Гомерләр үтә шул. Адәм баласы гомерлеккә килмәгән. Берәүләр китеп бара, икенчеләр туа тора. Менә Шамил дә китеп барды. Кем уйлаган...

Заманында шау-гөр килеп торган Сабировлар йорты бүген ялгыз. Әле кайчан гына анда кичләрен ут яна иде. Җылы өйдә итле ашын, бәрәңгесен пешереп, телевизор карап... Без капканы ачып керүгә яныбызга бер песи килеп җитте. Күрәсең, ул да юксына күршесен...

Туганнар җыелышып Коръән ашын үткәргәннәр. Укылган догалар кабул булсын. Безнең дә язганнар якты истәлек булып барып ирешсен. Туганнары Шамилне соңгы юлга озатуда булышкан авылдашларына рәхмәт укый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шамил күршеләре Нурзилә апа Һадиеваларга керергә яраткан. Без дә кердек аларга, сөйләшеп утырдык. Ачык кешеләр. “Шамилне туганнары гел кайгыртып торды, – дип сөйләде Нурзилә апа. – Абыйсы Камил өч көн саен кайтты. Азык-төлеген алып кайтты. Шамил өч ел инде җомга намазына йөрде. Элек фермада эшләде. Бик юксынабыз үзен... Әтиләре Шакир абый бик дәрәҗәле кеше иде. Әйбәт күршеләр...”.

Нурзилә апа озата чыкты. Капка төбенә басып, шушы йортка карап дога укыйм хәзер, диде ул...

Үгез сөзүдән ничек сакланырга?

Без шушы сорауны гомере буе ветеринария табибы булып эшләгән (50 еллап), Татарстанның атказанган ветеринария белгече Мөхәммәт Шәрәфиевка бирдек.

– Үгез сөзүдән саклануның бердәнбер чарасы – малның борынына боҗра кидерү, – дип сөйләде Мөхәммәт Шәрәфиев. – Боҗра ветеринария аптекаларында сатыла. Үгез бозауга 8-9 айлык вакытта эшләргә кирәк моны. Әлбәттә, ветеринария белгеченә эшләтергә. Үгез малы шундый хайван бит ул: аннан теләсә нәрсә көтәргә була. Ул уйнап та, котырып та китәргә мөмкин. Башын болгап җибәрсә дә, кешегә зыян килүе ихтимал. Сак булырга кирәк. Абзарны да ашарга яннан кереп түгел, фермалардагы кебек алдан бирә торган итеп эшләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X