erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Берьюлы ун йорт янган

Янгын шимбә көнне иртүк башлана.

8 августта Самараның Запанский бистәсендә зур янгын була. Биредә берьюлы ун йорт яна. Бер йортта газ шартлый. Урында коткаручылар эшли, йортсыз калган кешеләрне мәктәпкә урнаштырып торалар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. Янгын шимбә иртәсендә башлана. Железноводская урамында бер йорт яна башлый, аннары каралты-куралар да яна, 250 квадрат метрда янгын котыра. Җил көчле булу сәбәпле, ялкын телләре тиз арада күрше корылмаларга да күчеп китә. Күршедәге йортта газ шартлый, янгын сүндерүчеләр аеруча куркыныч шартларда эшли.
«Ун шәхси йорт, каралты-куралар янды, гомуми мәйданы 1300 квадрат метр булды. Һәлак булучы һәм имгәнүче кешеләр юк, эвакуация булмады», — дип аңлатканнар Самара өлкәсе буенча МЧС.
Якынча версия буенча, янгын Железноводская урамындагы 23нче йортта электр үткәргеченнән чыккан булуы ихтимал. Өлкә прокуратурасы хәбәр иткәнчә, зыян күрүчеләрне урнаштыру өчен 132 нче мәктәп бинасы әзер. Аларга аерым фондтан торак бирү турында мәсьәлә хәл ителә.  «Шәхси секторда янгын урынына махсус автотранспорт керүне, гражданнарның милеген һәм тәртип саклауны полиция хезмәткәрләре тәэмин итә», — дип хәбәр итә МЧС. Иртәнге биш тулганда башланган янгынны көндезге беренче яртыларда гына сүндереп бетергәннәр.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Интертат 
Тулырак: http://almet-rt.ru/news/fi%D2%97igal%D3%99r/un-yort-yangan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X