erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Беткән авыл - Өстеялга барып кайттык

Печмәнтау авылыннан Зөлфия Минһаҗева яза.

 

 Газиз әтием Зөфәр Шәриповның туган авылы – Өстеялны (Кечкенә Әтнә) күреп кайту максаты белән кояшлы матур бер көндә юлга кузгалдык. Маршрутыбыз Түбән Оры, Мари Иленең Шлан авыллары аша үтеп, безне юлыбыз кара урман эчләрендә урнашкан Өстеял авылына китерде.

Менә ул кара урман эченә яшеренгән гүзәл табигатьле авыл. Биредә кайчандыр авыл халкы яшәгән, иген иккән, терлек асраган. Хәзер бушап калган басуларны агач-куаклар баскан. Заманында биредә яшәр өчен шартлар булган. Терлекчелек, игенчелек, кибет, мәктәп, клуб та эшләгән бит. Бала-чага тавышына урамнар гөрләп торган.

Әтием шунда укыган, сугышта әтисе (Шәриф) үлеп, ятимлекнең ачысын да татыган. Чабаталы балачагы, ачлык-ялангачлык – бөтенесе дә шушы кечкенә генә авылда сер булып истә калган.

“Иң беренче безнең тукталыш - “Изгеләр чишмәсе”. Бу чишмә биш каберлек яныннан агып чыккан. Шуңа да аны изгеләр чишмәсе, диләр. Бу чишмәнең суы телеңне йотарлык, кешеләргә сихәт, дәва бирә икән ул. Шушы авылда яшәгән Сайяр абзый чишмәнең бураларын, улакларын тазартып торган һәм шул чишмә янындагы кечкенә зиратны (анда биш кабер) киртә белән әйләндереп ала. Чишмәне карап торган Сайяр абзый Өстеялдан күчеп киткән соңгы кеше була. Үзе дә мәрхүм икән инде. Хәзер бу чишмә дә авылда ятим.

Шулай да “Изгеләр чишмәсе”нә юл өзелмәгән. Чишмәне карап торучылар бар. Тирә-ягы чиста–пөхтә. Чишмә суы күңелләребезгә иман китерсен, шифа бирсен иде.

Яшел чирәмнән тар сукмаклар буйлап буш нигезләрдән торган урамнардан үткәндә йөрәк әрни... Моңаеп басып торган иске йорт-каралтылар хуҗаларына,  әтиләр яшәгән йорт-нигезгә, бу нигездән бакый дөньяга күчкән туганнарыбыз рухына дога кылып, бер кочак хатирәләр төяп, акрын гына тар сукмаклар буйлап югары очтагы урамга юл алдык. Арттан  безне капка төбендә үскән бөдрә таллар талгын гына җилдә тирбәлеп озатып калды.

Йорт ияләре дә шыпырт кына безне күзәткәндер. Авылларда инде басу капкалары булмаса да  хәтер яши. Чөнки ул авыл баласының юл башы.

Авылдан чыгып киткәннәрнең күбесенең йорт-нигезе беткән. Шушы авылда туып үсеп, читтә яшәгән авылдашлар Хәтер ташы куйганнар. Бу эшне башлап йөргән егетләр Даяр, Динарлар һ.б. егетләр (исемнәрен белеп бетермәдем, үпкәләмәсеннәр) башлап, оештырып йөргән. Авылдан кем чыккан – берәү дә акча ягыннан читтә калмаган. Үзләренең өлешләрен керткәннәр. Бик зур рәхмәт аларга.

Юлыбызны дәвам итеп, әрвахларыбыз күмелгән мәңгелек йорт – зират капкасын ачтык. Зиратка килеп керүгә биредәге чисталык-тәртипкә сокланып бер мәлгә тын калдык...

Зиратның капка-коймаларын яшел калай белән эшләттереп алганнар. Әрвахларның урыны җәннәттә булсын. Авылдашлар кайтып, каберләрне чистартып торалар. Читтән алып кайтып мәетне күмәсе булса, бөтен эш кораллары - көрәкләр, ләхет такталары, баскычлар биредә сарайда саклана.

      Бик күңел булып кайту ягына борылганда агачлык эчендәге будканы күреп алдык. Әйе, нигезләре бетеп, авылны сагынып кайтканнар өчен бик кирәкле урын бу. Гадәттә якыннарының каберләрен зыярәт итәргә кайталар.

Будка (өйчек) янына барып, эченә керми буламы соң?! Ишекне киң ачып, йорт ияләренә сәлам биреп, түргә уздык. Ачык ишектән кергән җилләр дә безнең керүбезне хуплады. Биредә өстәл-урындыклар да бар. Иң гаҗәбе шунда – өстәлгә берничә дәфтәр, ручка куелган. Һәркем үзенең истәлекләрен язып калдыра ала. Һәм шулай эшлиләр дә. Мин дә үземнең истәлекләремне язып калдырдым. Матур уйлар белән, кечкенә генә сихри матур авыл Өстеялны карап торган читтә яшәүче авылдашларга рәхмәт әйтеп, кайтыр юлга кузгалдык.

Туган җирләр кемгә дә тансык, туган җир төтене дә җанга сихәт бирә. Юкка гына чыпчык та кычыткан арасын сагына, димиләр.

Әйе, сагынабыз... Авылдашлар туган-үскән авылны онытмыйлар, гел кайтып йөриләр. Машинага утырганда иңбашыма матур бер күбәләк кунды. Ул да гүя онытмагыз, безгә тагын килегез, дип озатып калган сыман булды. Ходай кушып, бирегә әби-бабайлар нигезләренә килергә язсын.

Зөлфия Минһаҗева.

Печмәнтау – Өстеял.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре