Без – беренче, эш хакы да лаеклы булсын
Район башлыгы үзенең чыгышында уңышлар белән бергә, хәл итәсе бурычларга һәм җитешсезлекләргә дә тукталды
Арча район Советының дүртенче чакырылыш 27нче утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты. Мөхтәрәм кунак башта Арча агросәнәгать паркында һәм шәһәрдә яңа төзелгән теш поликлиникасын ачу тантанасында булды.
Үзенчәлекле ел
Утырышта район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев “Арча районының 2022 елдагы социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2023 елга бурычлар турында чыгыш ясады.
– Әлеге хисап традиция буенча төп социаль-икътисадый күрсәткечләрне анализлаудан башлана иде, – диде ул. – Әмма 2022 ел үзенчәлекле, шуңа күрә чыгышымны илебез һәм анда яшәүче һәркемгә иң мөһим булган вакыйгадан башлыйм.
24 февральдә безнең Президент Владимир Владимирович Путин махсус хәрби операция башлау турында гади булмаган карар кабул итте.
21 сентябрьдә Россия Федерациясендә махсус хәрби операциядә катнашу өчен гражданнарны өлешчә мобилизацияләү игълан ителде. Без, барлык муниципалитетлар кебек, гражданнарны өлешчә мобилизацияләүне үткәрүдә ярдәм иттек, ул билгеләнгән таләпләргә туры китереп уздырылды. Хәзерге вакытта безнең якташлар махсус хәрби операция зонасында сезнең белән безнең азатлыкны һәм бәйсезлекне саклыйлар.
Һичшиксез, узган ел тулысынча “Без бергә“ дигән девиз астында узды. Район халкы, волонтерлар, җәмәгать оешмалары, бизнес берләшмәләре вәкилләре, предприятие һәм оешма коллективлары махсус операциядә катнашучыларга, Донецк һәм Луганск Халык Республикаларында яшәүчеләргә көчтән килгәнчә ярдәм һәм булышлык күрсәттеләр. Арчалар 60 тонналап, 20 млн сумнан артык гуманитар ярдәм җыеп махсус хәрби операция зонасына җибәрделәр. Бу эш быел да дәвам итә.
2022 елда районда
Халык саны – 49798,
туган 550 бала,
үлгән 698 кеше,
язылышкан 320 пар,
аерылышкан 115 пар.
Төзегәннең киләчәге бар
Районда торак төзү программасы уңышлы үтәлде, 25 мең кв.метр урынына 32 мең кв.метрдан артык торак сафка кертелде. План 129 процентка үтәлде.
Районның төзелеш оешмалары көче белән гаять зур эш башкарылды: Арча шәһәрендә күп фатирлы 6 йорт, 8 номерлы балалар бакчасы, балалар спорт мәктәбе, балалар сәнгать мәктәбе биналары ныклап төзекләндерелде, теш поликлиникасы файдалануга тапшырылды. Үрнәк бистәсендә фельдшер-акушерлык пункты төзелде, Яңа Чүриле психоневрологик интернат, Арча өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге ремонтланды. Арча шәһәрендә Зур урамны төзекләндерүнең бишенче чираты төгәлләнде, вокзал яны мәйданын, Коммуна урамын төзекләндерү буенча эшләр башкарылды, 12 күп фатирлы йорт территориясе төзекләндерелде. Штерә авылында мәдәният йорты төзелде, муниципаль архив бинасы ныклап төзекләндерелде. Ике микрорайонда газлаштыру программасы буенча эшләр башкарылды.
2022 елда Ашытбаш–Шушмабаш–Карадуган юлы, Арча шәһәренә көньяктан килү юлы ныклап ремонтланды.
Муниципаль юл фонды исәбенә шәһәрнең 4 урамында тротуар эшләнде. Шәһәр һәм авыл җирлекләрендә урнашкан 3 социаль объектка машина кую урыннары, килү юллары ясалды. Районның 3 гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен автобус туктау урыннары эшләнде.
2023 елда кимендә 25 мең кв.метр торак төзү, 7 күп фатирлы йортны ныклап төзекләндерү, “Арчабаш“ мик-
рорайонында 500 урынлык мәктәп төзү, Шурабаш балалар бакчасын һәм Курса разъезды мәктәбен нык-лап төзекләндерү, 3 мәктәп ашханәсен ремонтлау, Шура авылында клуб төзү, Сөрде авылы мәдәният йортын, “Казан арты“ тарих-этнография музеен ныклап төзекләндерү, Чулпан авылында фельдшер-акушерлык пункты, Яңа Кишеттә административ бина төзү, кадастр хезмәте бинасын, Арча урманчылыгы административ бинасын ремонтлау планлаштырыла.
Икмәк булса, бар да була
Районда җитештерелгән гомуми продукциянең 40 проценты авыл хуҗалыгы предприятиеләренә туры килә.
2022 елда 6 млрд. 900 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде, хуҗалыкларның акчалата кереме 3 млрд. 870 миллион сумны тәшкил итте. Уртача бер хезмәткәргә 2 миллион 400 мең сумлык продукция җитештерелде һәм сатылды.
Авыл хуҗалыгы тармагында 1635 кеше эшли, аларның уртача хезмәт хакы 32 мең сумнан артык. Узган елга карата үсеш 21 процент булса да, республикада 43 район арасында без 33нче урында гына. “Төрнәле–Пошалым“, “Ак барс“ агрокомплексы“, “Ташкичү“ хуҗалыкларына хезмәт хакларын арттыру буенча ныклап эшләргә кирәк.
Район игенчеләре алдынгы технологияләрне кулланып, оригиналь һәм элиталы орлык-
лар чәчү нәтиҗәсендә иген мәйданнарының һәр гектарыннан 39,6 центнер уңыш, барысы 220 мең тонна икмәк җыйнап алдылар. Ашлык җитештерү буенча районыбыз республикада 2022 елда да беренче. Һәр гектардан алынган уңыш канәгатьләнерлек түгел әле. Моның үз сәбәпләре дә бар. Мәсәлән, бер мисал: ачы туфракны известьлау тиешле дәрәҗәдә түгел. Районда 50 меңнән артык гектарда ачы туфраклы җирләр бар, 5 еллык цикл эчендә ел саен 10 мең гектар мәйданга известь кертелергә тиеш. Районда бу эш ел саен 2 мең гектарда гына башкарыла. Соңгы 5 елда “Төрнәле–Пошалым“ агрофирмасы, “Тукай“ хуҗалыгы басуларының бер гектарына да известь кертелмәде, иң түбән уңыш та әлеге хуҗалыкларда.
Бәрәңгенең тулай җыемы 56 мең тонна, 1 гектардан 350 центнер уңыш җыеп алынды. Республикада үстерелгән һәр өченче бәрәңге безнең район кырларында үстерелде дип горурланып әйтә алабыз.
Район хуҗалыкларында ел дәверендә 65 мең тонна сөт, 5 мең тонна ит җитештерелде. Бер сыердан уртача 6954 кг сөт савылды, мөгезле эре терлекләрнең уртача тәүлеклек артымы 796 граммны тәшкил итте. Безнең максат –җәй айларында 200 тонна көнлек савымга чыгу.
Күп кенә күрсәткечләрдә үсеш булуга карамастан, терлекләрнең баш саны һаман кими. Былтыр районда мөгезле эре терлек 897 башка кимеде. “Кишет”, “Төрнәле–Пошалым”, “Ташкичү”, “Ашытбаш” хуҗалыклары – иң күп киметүчеләр.
Бер тиен чыкмый ике тиен керми, диләр
Узган ел авыл хуҗалыгы өлкәсенә кертелгән инвес-тицияләр күләме 2 млрд сум тәшкил итте.
600 млн артыграк суммага 19 трактор, 5 ашлык, 1 азык әзерләү комбайннары, 3 чәчү комплексы һ.б. техника алынды.
Алдагы елларда район күрсәткечләре тагы да саллырак булырга тиеш дигән бурыч куела, чөнки яңа заманча терлек тораклары төзү, цифрлы технологияләр куллану буенча эзлекле эш алып барыла.
Быел “Яңарыш“ һәм “Кырлай“ агрофирмалары сөтчелек комплексларының чираттагы тораклары кулланышка тапшырылачак, “Казанка“ агрофирмасының яңа комплексына 300 баш сыер кертеләчәк.
Бүгенге көндә “Северный“ хуҗалыгында республика күләмендә иң зур проектларның берсе булган 5960 баш терлеккә исәпләнгән сөт комплексы төзү эшләре тулы көченә дәвам итә.
“Игенче“ агрофирмасында 780 баш савым сыерына исәпләнгән заманча торакка нигез салыначак. Шулай ук “Кызыл Яр“ хуҗалыгында да 500 башлык комплекс төзелә башлар дигән өмет зур.
“Заря“ агрофирмасында элеккеге терлек торакларын үзгәртеп кору күздә тотыла.
Заман белән бергә атлаучы, аякта нык басып торган “Курса МТСы“, “Ватан“ агрофирмасы, “Ашыт“ хуҗалыгы җитәкчеләренә дә тәвәккәлләп, кичекмәстән яңа тораклар төзүгә керешергә кирәк, шунсыз терлекчелектә артык алга китеп булмаячак.
Санаулы көннәрдән язгы кыр эшләре килеп җитәчәк. Кызганыч, кайбер хуҗалыкларда бу эшкә әзерлек тиешле дәрәҗәдә оештырылмаган! Ашлама туплау, техника һәм тагылма кораллар ремонты, эшчеләрне кызыксындыру һәм башка бик күп эшләр акрын бара.
Бүгенге көнгә бер гектарга 25 килограмм тәэсир итү матдәсендә минераль ашлама тупланды. 2023 ел уңышы өчен гектарына 70 килограмм минераль ашлама туплау бурычы тора. “Курса МТСы“нда – 104, “Кырлай“, “Игенче“дә 60 килограмм тупланды инде.
Нинди генә заманча техникалар алуга, терлек биналары, йортлар салуга карамастан, район авыл хуҗалыгы тармагы эшче көчләргә, белгечләргә кытлык кичерә. Бүгенгесе көндә хуҗалыкларга 22 югары белемле белгеч, 29 тракторчы, 25 сыер савучы, 16 башка хезмәткәрләр кирәк. Соңгы биш елда югары уку йортларында 24, урта һөнәри белем бирү йортларында 11 студент стипендия түләп укытылды. Хуҗалыклар югары уку йортларында укыган студентларга түләгән стипендиянең 90 проценты дәүләт ярдәме буларак кире кайтарыла.
Сәнәгать һәм социаль өлкә
Районның икътисады үсешенә сәнәгать предприятиеләре зур өлеш кертә. 2022 елда сәнәгать җитештерүе индексы 175,9 процент тәшкил итте, бу респуб-ликаның уртача күрсәткеченнән (106,6 процент) күпкә артык. Арча сөт комбинатында күләмле үзгәртеп корулар үткәрү зур йогынты ясады, анда сырның каты сортларын җитештерү буенча югары технологияле линия эшли башлады. 546 млн сум инвестиция кертелде. Биредә яңарыш дәвам итә, 2023 елда 346 млн сум инвестиция кертү планлаштырыла.
АСПК, “Тайд-Фойл“ һәм “Арскметалл“ заводлар төркеме предприятиеләре сәнәгать тармагын үстерүгә зур өлеш кертәләр.
“Системный дом“ ширкәте узган ел автомобиль сәнәгате өчен нефть химиясе компонентлары җитештерә башлады. Инвестиция күләме 100 млн сумнан артты. Үзбәкстанга экспорт җайга салынды, яңа эш урыннары булдырылды.
Хезмәткә түләү дәрәҗәсе һәм халыкның мәшгульлеге тормыш сыйфатының мөһим күрсәткечләре булып тора. 2022 елның 11 аенда кече эшмәкәрлек субъектларына кермәгән оешмаларда уртача хезмәт хакы 36484,8 сум тәшкил итте. Әмма моны районның үсеш дәрәҗәсенә лаек-
лы дип санап булмый. Арча районы республика районнары арасында 40нчы урында гына.
2023 елның 1 гыйнварына районда эшсез дип исәпләнгән 92 кеше бар иде, эшсезлек дәрәҗәсе – 0,36 процент. Шул ук вакытта 178 эш урыны бар.
Белем һәм һөнәри әзерлек
Кеше капиталы – теге яки бу территориянең икътисади үсешенең мөһим ресурсы, ә кеше капиталын формалаштыручы төп факторлар – белем һәм һөнәри әзерлек.
Бүгенге көндә мәктәпкәчә белем учреждениеләренә яшь ярымнан 7 яшькәчә 2299 бала йөри, бу шушы яшьтәге балаларның 74 проценты дигән сүз. 2022 елның 31 декабренә “Электрон балалар бакчасы“ автоматлаштырылган мәгълүмати системасында 742 бала чиратта тора. Урыннар санын арттырып, тәрбия шартлары яхшырса да, балаларны бакчаларга урнаштыру чишелеп бетмәгән мәсьәлә булып кала бирә.
Район мәгариф өлкәсендә 34 гомуми белем бирү учреждениесе исәпләнә, аларда 5982 укучы белем ала.
23 мәктәп автобусы 1107 укучыга 35 маршрут буенча хезмәт күрсәтә.
2023 ел ил күләмендә “Педагог һәм остаз елы“ дип игълан ителде. Бурыч – бу һөнәргә игътибарны җәлеп итү һәм укытучыларыбызга тиешле хөрмәт күрсәтү генә түгел, яшьләрнең һөнәргә карата кызыксынуын арттыру да. Мәгариф системасының төп бурычы – белемнең сыйфатын арттыру.
Яшь буында төрле милләт һәм конфессия вәкилләренә, аларның теленә, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә һәм йолаларына ихтирамлы караш, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү – безнең гомуми бурычыбыз. Районда 26 мәктәптә татар телендә белем һәм тәрбия бирелә, анда 2937 укучы укый, ләкин бу сан – татар балаларының 55 проценты гына.
Ана телендә белем бирүнең иң матур үрнәген безгә гадәттәгечә Шурабаш төп мәктәбе күрсәтә, башлангыч сыйныфта укучы 18 баланың һәркайсы мари телендә белем ала!
Район мәгариф системасы турында сөйләгәндә, Арча педагогия һәм Арча аграр көллиятләрен искә алмый мөмкин түгел. Барысы 1388 балага һөнәри белем бирүче бу уку йортлары районның мәгариф һәм авыл хуҗалыгы өлкәләрендә хезмәткәрләргә булган ихтыяҗын тәэмин итәргә сәләтле. Ә инде яшьләрне алган белемнәре буенча эшкә җәлеп итү өчен уку йорты һәм эш урыны белән тәэмин итүче оешмаларның тагын да тыгыз элемтәдә булулары кирәк.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Арча районы хезмәтчәннәренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, хәл ителергә тиешле мәсьәләләргә тукталды. Соңыннан ул арчаларга дәүләт бүләкләре тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев