erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Без берни уйламыйча мантый ясый идек. Күрше хатыны янасыз бит, дип ачыргаланып кычкырганга йөгереп чыктык

Бу юлы менә Аллаһы Тәгалә мондый сынау биргән. Изге күңелле кешеләрнең ярдәме белән анысын да җиңеп чыгарга язсын иде.

2 июньдә Пөшәңгәрдә йорт янды

14 сәгать 41 минутта янгын частена Пөшәңгәр авылында мунча яна дигән хәбәр керә. Нәтиҗәдә, йорт, мунча һәм ике сарай яна. Янгын электрдан чыккан дигән фараз бар. Тикшерү бара.

– Көндезге өченче яртыда ут гөлт итеп лапастан чыкты. Без берни уйламыйча мантый ясый идек. Күрше хатыны янасыз бит, дип ачыргаланып кычкырганга йөгереп чыктык. Кулга телефонны тотканмын да, шалтыратыгыз, дип тик басып торам. Өйдә хатын-кызлар гына, ирем дә чыгып киткән иде. Ул тиз генә әйләнеп кайтты. Янгын машиналары да бик озак килде (көткәндә бик озак тоела бит ул). Мунча яна, дигәч, кешеләр аны сүндерергә тотындылар. Шул арада җил чыкты. Без авыл кырыенда яшибез, иң соңгы йорт, ышыклык юк, шул арада ут өйгә үрләде, лапас, мунча, баз өсте – бар да янды да бетте. Ярый, бозаулар арканда иде, машинаны чыгарырга өлгерделәр. Өйдән бернәрсә ала алмадык  кием-салым, документлар – бар да көл булды. Бернәрсәсез калдык бит, бернәрсәсез, – диде Руфия Галәветдинова өзгәләнеп.

Карак бер әйбереңне алса, янгын бөтенесен юкка чыгара. Алдагы атнада гына Руфиянең 55 яшьлеге уңаеннан Коръән ашы үткәргәннәр. Юбилей, дип үзенә куртка алган, нәни оныгы Сөләйманның караваты, кызының, улының киемнәре көлгә әйләнгән.

– Кызым Рания гаиләсе белән Биектауда яши. Әйберләреңне алып китеп бетер, дидем. Сизгән кебек. “Әни, куртканы әле генә алдык бит, кияргә дә өлгермәдем”, – дип институтта 2нче курста укучы улым Айнур өзгәләнә. Аңа имтиханнарга әзерләнергә компьютер кирәк. Ничек бу хәлләргә түзәргә, ничек? – ди Руфия бите буйлап агып төшкән күз яшьләрен яшермичә.

Кияве бик акыллы, дини кеше дә икән. Үзе яшьли әнисез калып, авырлыкларны күреп үскән. Шуңа хатынының әнисен аеруча үз иткән. Руфия дә аны үз улы кебек бик якын күрә. Радик хәбәр килеп ирешүгә эшеннән сорап Пөшәңгәргә кайткан. Хәзер кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Район башлыгы Илшат Нуриев минем сыйныфташым. Ул ишетү белән ярдәм итү юлларын эзли башлады. Апаз авыл җирлеге башлыгы Раушан Котдусов белән Президентка ярдәм сорап хат яздылар. Оешмалардан ярдәм сорау өчен язу бирдерде. Рәхмәт аңа. Кешенең нинди булуы авырлык килгәндә күренә икән. Туганнарым, күршеләр, авылдашларга рәхмәтем чиксез зур. Киемнәр, көндәлек кирәк-яраклары, ризыклар алып киләләр. Мунчага дәшәләр. Дамир Җәләлиев белән Ленар Фәйзуллин төзелеш өчен кирәк-яракларны урнаштырырга дип үзләре Носыдан агач алып төшеп вагон ясап куйганнар. Сүрия исемле әбинең буш йорты бар иде. Улы Ришат Гайнетдинов шунда кереп торырга кушты. Алланың рәхмәтләре яусын аңа. Ришатның изгелеге белән бүген урамда түгел без. Раушан Котдусовка да зур рәхмәт әйтергә кирәк. Ничә көннән бирле безгә ярдәм күрсәтү артыннан йөри. Хәлне белеп тора. Ватсапта авыллар төркеменә ярдәм итүләрен сорап язды. Авылларга акча салу өчен савытлар куйдыртты. “Борчылмагыз, өегез булыр, булышырбыз”, – дип торуы ук өмет уята. Янгын булган урынны чистарту өчен 4 трактор, 2 “КамАЗ” бирдертте. Чистартырга дип күрше авыллардан да килделәр. Барысына да бик зур рәхмәт аларның, – дип рәхмәтләр укыды Руфия. – Ике буаз танабыз бар. Шуларны сата алсак, акчасы булыр иде, дип уйлыйбыз. Бәлкем, берәр фермерга кирәктер?

– Оешмалар акча бирәләрме соң?

– Төрлесе бар. Караңгы чырай белән каршы алганнары, бетмәс монда сезнең кебекләр, дип сүгеп чыгарганнары да очрый. Әмма хәлебезгә кергәннәре күбрәк. Кайсы үз бәясенә төзелеш материалы бирәбез, ди, кайсы акчалата булыша. Айдар Закиров цемент бирде. Ул кеше берсүзсез ярдәм кулы сузуы белән сокландырды, – диде Радик. – Банк карталарына гомер белмәгән кешеләр акча күчерә. Изге күңелле кешеләр бик күп икән.

 Галәветдиновларның хәленә кереп, аларга ярдәм итәргә теләүчеләр табылса, нәрсә бирик икән, дип аптырамагыз, үз тормышыгызны барлап чыгыгыз да, нәрсә кирәген аңлагыз – аларның бүген бернәрсәләре дә юк. Киемнәр бирергә теләүчеләр булса, 42-43 размерлы ирләр, 35-36 размерлы хатын-кызлар аяк киемнәре, 44-46 размердагы хатын-кыз, 48-50, 52-54 размердагы ирләр өс киемнәре һәм башка көндәлек тормышта кулланган әйберләр кирәк. Акчалата ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен банк картасы номерлары: 2200530128151131 - Ак барс (89376167003 - Газинур Галәветдинов, йорт хуҗасы), 2202201953621840 - Сбербанк (89370065642 - Айнур Галәветдинов, уллары)

...Янгында бәйдәге эт тә яна башлаган булган. Өстенә су сибеп ычкындырып җибәргәннәр. Ике көннән әйләнеп кайткан. Куркып качкан песиләре пәйда булган, кычкырып өйләрен эзләп йөри икән. Шкаф, андагы бөтен әйбер янып беткән, дин китаплары  исән калган. Әле монда тереклек яши, Аллаһы Тәгалә алар белән. Димәк, бар да әйбәт булачак. Галәветдиновларга килгән беренче хәсрәт кенә түгел икән инде бу. Газинур кечкенә вакытта төп йортлары янып беткән булган. Руфиянең Рамил абыйсы Пөшәңгәр тавын менгәндә әйләнгән автобуста булып, ике яшьлек баласы белән үлгән. Бу юлы менә Аллаһы Тәгалә мондый сынау биргән. Изге күңелле кешеләрнең ярдәме белән анысын да җиңеп чыгарга язсын иде.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X