erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Без дә горурланабыз

Нәсел җебе Арчадан

23 июльдә Япония башкаласы Токиода җәйге Олимпия уеннары башланып китте. Ул 8 августка кадәр дәвам итә.

XXXII җәйге Олимпия уеннары Япония башкаласы Токиода 2020 елда үтәргә тиеш иде, әмма коронавирус пандемиясе сәбәпле, быелга күчерелгән. Шулай да алар “Олимпия уеннары – 2020” дип йөртелә.

Олимпия уеннарында Россиядән өч йөздән артык спортчы катнаша. Шуларның 21е безнең Татарстаннан. Һәм җиңүләребез дә бар.

Әмма безнең өчен иң кызыгы –  стендлы атуның бер төре булган “скит” дисциплинасында катнашкан Шәмәрдән кызы Зилә Батыршина. Ул күрше районныкы, әмма безнең Арча белән дә бәйләнеше бар. Зиләнең әнисе Наилә ханым Арчадан. Икенче мәктәптә укыган. Аннан Казанда югары белем алган һәм рус теле укытучысы булып Саба районына эшкә кайткан. Радик исемле егеткә кияүгә чыккан. Өч бала үстерәләр. Олысы Зиләгә 22 яшь.

Хәзерге вакытта Зилә Батыршина Казанда укый, бакалавриатны тәмамлый, булачак тренер. Ату спорты остасы. Европа чемпионы (2019), Европа чемпионаты көмеш медале иясе (2020), 2020 елда Дөнья беренчелеге җиңүчесе, стендлы атуның бер төре булган “скит” дисциплинасында иң өметле спортчыларның берсе. Дөрес, Токиода барган Олимпия уеннарында ул хатын-кызлар турнирында финалга үтә алмый. Әмма яшь спортчының җиңүләре алда әле.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Сабада ату урыны бар бит. Зилә кызыксынып шунда барган. Атып карарга булган. Беренче атканында ук, икенчесендә дә тәлинкәгә тигән. Шунда аны тренер Юрий Алексеев күреп алган. Әниләренә мөрәҗәгать итте, үзенә чакырды. Алар да, күптәннән спорт белән шөгыльләнергә теләгән Зилә дә риза булдылар. Әти-әниләре дә, тренеры да Зиләне шушы дәрәҗәгә җиткерү өчен зур көч куйдылар. Алты ел укыды ул бу мәктәптә. Шул вакыт эчендә зур уңышларга иреште. Бик тырыш кыз. Тренерының иң “йолдызлы” спортчыларының берсе, – диде Арчада яшәүче Әлфия Фәйзрахманова, Зиләнең әнисе Наилә ханымның бертуган сеңлесе.

Зиләнең әбисе Арча станциясендә яшәүче Римма Һадиҗанова белән дә элемтәгә кердек. Ул да оныгының уңышларына сөенеп бетә алмый.

– Мин аның иң көчле җан атучыларының берсе. Минем фикеремчә, Олимпия уеннары кебек дөньякүләм дәрәҗәле спорт ярышларында катнашуы үзе зур җиңү. Зиләнең әле бар да алда, – диде ул. – 30 июль көнне кызыбызны Казанда зурлап каршы алдылар. Телевидение дә, министрлыктан да килгәннәр, Сабадан да барганнар. Зиләнең уңышлары өчен чиксез сөенәбез.

23 июльдә, Олимпия уеннары ачылган көнне  Зилә Токиода үзенең туган көнен дә билгеләп үткән. Аның үзе белән сөйләшә алмадык. Әмма киләчәктә аралашырга насыйп булыр әле, дип уйлыйм. Аңа зур җиңүләр телибез. Нәсел җебе безнең Арчага килеп тоташкан булуы белән без дә горурланабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X