erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Без “иректә”, ә кемдер “читлектә”: бәйрәмнәр үткәрергә дә ярамаячак...

Коронавирус белән авыручылар саны Татарстанда гына түгел, дөнья буйлап та артканнан арта бара. Авырулар белән бергә, чикләүләр дә күбәя. Яңа вирусны эләктерүчеләр дөнья буйлап 40 миллионны узып китте. Үлүчеләр исә 1,1 миллионнан артык.

Иң күп авыручылар Төньяк һәм Көньяк Америкада теркәлә. 21 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, анда коронавирус йоктыруның 18 800 094 очрагы ачыкланган. Икенче урында Азия халкы. Анда 8,5 миллион кешегә коронавирус диагнозы куелган. Европада авыручылар 8,1 миллионнан артык.

Һиндстанда инфекция йоктыручылар саны Америкадан гына калышса да, дәваланучылар буенча дөньяда беренче урында. Бразилия исә өченче урында бара. Соңгы мәгълүматлар буенча, бу илдә коронавирусны 5,2 миллион кеше йоктырган, 154 мең кеше үлгән, 4,5 миллионы савыккан. 

Россия халкы азмы-күпме әле ирекле йөрсә, башка илләрдә инде вирус таралмасын өчен хәстәрен күптән күрәләр. Мисалга, Австриядә 23 октябрьдән алып, бина эчендә 6 кешедән артык җыелу тыелачак. Бу рестораннар, спорт учреждениеләренә кагыла. Бәйрәмнәр, туйлар үткәрергә дә ярамаячак. Урамда исә 12 кешедән артык җыелу рөхсәт ителми.

Чехиядә дә шуңа охшаш хәл. Рестораннар, кинотеатрлар, фитнес-үзәкләр бөтенләй дә эшләүдән туктый. Укучылар дистанцион рәвештә белем ала. Бельгиядә дә барга йөреп булмый хәзер. Төнге 12дән иртәнге 5кә кадәр комендант сәгате кертелгән. Мондый чикләүләр кимендә ай азагына кадәр барачак. Комендант сәгате Франциянең Париж, Лион, Марсель һәм башка эре шәһәрләрендә дә кертелгән. Кичке 9дан алып иртәнге сәгать 6га кадәр теләсә ничек йөреп булмый. Дөрес, җәмәгать транспорты эшен туктатмый. Кибетләрне, мәктәпләрне ябу да күздә тотылмый. Әлегә... 21 октябрьдә Франциядә 20,4 мең коронавируслы ачыкланган. Үлүчеләр саны 163 булган.

Швейцариядә иҗтимагый урыннарда битлекләрне кию мәҗбүри. Шулай ук 15 кешедән дә күбрәк җыелу рөхсәт ителми. Хезмәткәрләрне өйдән генә эшләргә күчерү процессы бара. Польша һәм Бөекбританиене кызыл һәм сары зоналарга бүлгәннәр. Кызыл зонага керүче төбәкләрдә тантаналы чаралар үткәрү, 6 кешедән дә күпләп җыелу рөхсәт ителми. Төньяк Ирландиядә мәктәпләр, рестораннар ябылган. Әлегә бер айга. Спиртлы эчемлекләрне кичке 8дән соң сатмыйлар. Хакимият чикләүләрне тагын да көчәйтергә мөмкин дип фаразлана.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Германиядә коронавирус иң күп таралган өлкәләрдә генә чикләүләр кертелә. Бу Берлин, Мюнхен һәм Франкфурт-на-Майне калалары. Анда 100 мең кешегә 50 авыру туры килә. Израильдә исә киресенчә, чикләүләрне бетереп маташалар. Чөнки аларны сентябрьдә үк керткән булганнар инде. Хәзер анда бина эчендә 10, ә урамда 20 кеше җыелу рөхсәт ителә. Балалар бакчалары, парклар, пляжлар, рестораннар ачыла, өй яныннан бер чакрым ераклыкка китәргә рөхсәт ителә.
Коронавирус иң беренче табылган Кытайда тәүлегенә 40-43 очрак теркәлә. Алар да күбрәк читтән кайткан пациентлар. Хәзерге вакытта Кытайда 236 кеше вирус йоктырган дип исәпләнә, 7,5 меңе медицина күзәтүе астында.

Кытайлыларның дисциплиналы һәм максатчан булулары аларга вирусны җиңәргә ярдәм итә. Ә без алардан кимме?!

Лилия ЛОКМАНОВА.

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/bez-irekt-kemder-chitlekt-byrmnr-tkrerg-d-yaramayachak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев