erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Без – октябрь баласы

Яшь барган саен кеше яшьлеген күбрәк сагына, диләр. Дөрестән дә, безнең яшьлектә сагыныр әйберләр күп иде.

Менә ноябрь аен башладык. Совет чорында иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Бөек Октябрь революциясе көне –  7 ноябрьдә билгеләп үтелә иде. Революция үзе иске стиль буенча октябрьнең 25ендә булган, шуңа 7 ноябрьдә узса да, октябрь исеме белән йөртелә иде. “Без октябрь баласы, октябрьдә туганнарның Ленин була бабасы“, –  дигән шигырь юллары бүген дә хәтердә. Укый башлагач та балалар башта октябрятлар, аннан пионерлар, аннан комсомоллар булалар иде. 29 октябрьдә Комсомол туган көн дә иде әле.

Халык телендә дә 7 ноябрь – Октябрь бәйрәме дип йөртелде. Бу көнне һәркайда демонстрацияләр уза, матур нотыклар сөйләнә, һәркем бәйрәм итә. Безнең зур булмаган Корайван авылында да урам тутырып халык узар иде. Минем әле укырга кермәгән вакыт. Шундый бәйрәмнәрнең берсендә абыйга ияреп мин дә мәктәпкә кердем. Анда барыбызга тәмле аш ашаттылар.

Ул елларда кар да нәкъ менә шул 7 ноябрь тирәсендә төшә иде, чын кыш башлана. Халык каз суя, өмәләр ясый. Октябрь бәйрәме – аучылар өчен икеләтә бәйрәм булыр иде. Шул бәйрәм ялларында көзге-кышкы ау сезоны башлана.

Ау дигәч тә, мылтык күтәрәсең дә, басуга чыгып китәсең түгел. Аңа кадәр октябрьнең соңгы шимбәсендә Арчада аучыларның җыелышы уза. Остазым Габдулла абый белән Корайваннан Арчага кадәр пычрак ерып җәяү барабыз. Әмма ару дигән нәрсә уйга да  кереп карамый, Габдулла абый үз гомерендә башыннан кичкәннәрен (ул миннән 38 яшькә өлкәнрәк иде) кызыклы итеп сөйли. Ул фин сугышында катнашкан, Бөек Ватан сугышы елларында Казанда авиация заводында эшләгән. Мин белә башлаганда Габдулла абый янгын сагында торучы иде. Каравыл йорты каршында тезелеп киткән амбарлар рәтендә янгын каланчасы да бар иде әле. Аңа ияреп шунда менгәнем дә булды. Аннан караганда тирә-як авыллар гына түгел, Арча үзе дә яхшы күренә иде. Телефоннар  булмаган заманда ул каланчалар мөһим роль уйнаган, янгын чыга калганда бер авыл икенчесенә ярдәмгә килгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Элек тә янгыннар зур зыян салган. Мәсәлән, 1700 елда Арча шәһәрендә янгын чыга һәм шәһәр тулысынча янып бетә. 1849 елның 23 июнендә Арча шәһәрендә көчле янгын була, 200ләп йорт яна. 1860 елда Арчада зур янгын чыга, 32 йорт һәм агач чиркәү яна. Узган гасырның 30нчы елларында Олы Әтнәдә чыккан янгын күп йортларны юк итә.

Утызынчы елларда Сарай-Чокырча авылында бер урам тулысынча янып бетә яза...

... Без Габдулла абый белән әнә шулай күп еллар аучылар җыелышына йөрдек. Райпонның утырышлар залында уза иде ул. Анда безне хәзерләүләр конторасының склад мөдире Мидхәт абый Нуруллин каршы ала. Әлеге вазыйфага ул Бөек Ватан сугышыннан кайткач алына һәм ярты гасырга якын шунда эшли. Хәзерләүләр конторасы тормышның тоткасы кебек оешма иде ул.

(дәвамы бар).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X