erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Без – октябрь баласы

1977 елның августында мине КПСС райкомының пропаганда һәм агитация бүлегенә инструктор итеп алдылар. Әлеге бүлекне узган гасырның 30нчы елларында “коткы тарату һәм үгетләү бүлеге“ дип йөрткәннәр. Ул чордагы газеталарны укыганда эчең катып көләргә дә, утырып еларга да була. Бүгенге күзлектән караганда, билгеле.

Мәсәлән, татар теленең аңлатмалы сүзлегендә “1.Коткы – коллективта, кешеләр арасында таркалыш кертү, бер-берсенә каршы кую, берәр төрле җинаятькә этәрү максаты белән сөйләнгән сүз, гайбәт, яла. 2. Вәсвәсә, берәр нәрсәгә кызыктырып алдау“, – диелгән. Боларның һәркайсына Җинаять кодексында маддәләр бар, дип беләм...

Болары – сүз уңаеннан гына. Райкомда берәү дә коткы таратып йөрмәде, билгеле. Безнең һәрберебезгә җиде–сигез хуҗалык беркетелгән иде. Беренче секретарь: “Җәйге айларда берегезне дә кабинетта күрмим, кәгазьләрне кыш көннәрендә язарсыз!“ – дип кисәтеп куйды. Без үзебезгә беркетелгән колхозларда атна буе “сөт күтәрәбез“, дүшәмбеләрдә беренче кабинетына җыйнап хисап ала. Аңа кадәр әле һәркөн иртән сәгать биштә шалтыратып “рапорт“ бирәсең. Шундый дүшәмбеләрнең  берсендәге сөйләшү әле дә онытылмый. “Мир“ колхозына (Венета) беркетелгән инструктордан беренче: “Венетада булдыңмы?“ – дип сорады. “Юк“, – диде бу. “Нишләп?“ “Утырып барырга машина булмады...“ “Җәяү бар!“ – диде беренче.

Әнә шул “Җәяү бар!“ дигән сүз мине гомерем буе озатып йөри. Бу бит кушылганны эшлә, дигән сүз!

Бүген дә ара-тирә искә ала торган мәзәккә тартым хәлләр дә  булгалый иде. Бервакыт зур гына киңәшмә бара. Төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр үз өлкәләрендәге эшләрнең барышы турында чыгыш ясыйлар. Бер җитәкче ялда икән, аның урынына бер хезмәткәр килгән. Шуны бастырдылар, әмма ул: “Мин ала торган хезмәт хакы миңа мондый дәрәҗәдәге киңәшмәдә чыгыш ясарга мөмкинлек бирми“, – димәсенме! Зал тып-тын  калды, район җитәкчесенең дә күзләре зурайды, әмма ул әлеге көтелмәгән мизгелне акыллы гына итеп үткәреп җибәрде. Бер караганда мондый адымны ясау өчен шактый кыюлык та кирәк бит. Кыюның бәхете артык, дигән мәкаль дә бар.

Бервакыт районга КПСС өлкә комитетының беренче секретаре Г.Усманов килде. Алдынгылар исәбендә йөргән колхозга алып баралар моны. Колхоз чигендә рәис каршы алырга тиеш, әмма анда беркем дә күренми. Ни хәл бу? Шалтыратырга кесә телефоны да юк. Шулай аптырашып торганда юлда “Минск“ мотоциклы күренә. Рульдә бер егет-малай утырган, артында... кожан кигән колхоз рәисе.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Ни хәл бу? – ди өлкә комитеты секретаре. – Машинаң кая?

– Әнә, бирми ич, – дип район хуҗасына күрсәтә рәис.

Икенче көнне үк өр-яңа машина кайтардылар рәискә.

Сүземне октябрьдән башлаган идем. Мин райкомда эшли башлаган елны Бөек Октябрь революциясенең 60 еллыгын зурлап билгеләп үттеләр. Арчадагы демонстрациядә атлар узышы әзерләргә булдылар. Бу хикмәти бурыч миңа йөкләнде. Хикмәте шунда – аңа яраклы атлар табуы зур проблема булып чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X