Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Без сезне онытмабыз!

    Минем туган авылым Югары Масрадан 122   ир-егет  Бөек Ватан сугышына китә.

     

       Минем туган авылым Югары Масра авылыннан 122   ир-егет  Бөек Ватан сугышына китә. Шуларның 42 се авылга әйләнеп кайтмый... Шуларның берсе -- авылдашым, туганым Фәизов Мөхәммәт Файзрахман улы (әбиемнең сеңлесенең ире). Мөхәммәт абый 1913 елда туа. Алар гаиләдә 7 бала : 3 ир туган, 4 кыз булалар. Әтиләре Файзрахман абый иртә вафат була. Әниләре  Мәрфуга апа 7 баланы тәрбияләп үстерә. Аларның 3 уллары: Габделәхәт, Хаҗиәхмәт һәм Мөхәммәт сугышка алыналар. Бары Габделәхәт абый гына сугыштан әйләнеп кайта. Ләкин ул да сугыштан үпкәсенә салкын тидереп кайтып, 1946 елны вафат була. Аның да 3 кечкенә баласы кала.

         1937 елда Мөхәммәт абый шушы авыл кызы Сабира апа белән тормыш коралар. 1938 елда кызлары Надирә дөньяга килә. Шулай  матур гына яшәгәндә Бөек Ватан сугышы башлана. 1941 елның октябрь аенда Мөхәммәт абыйны сугышка алалар. Сабира апа 3 яшьлек кызы һәм туарга да өлгермәгән баласы белән кала. Фронттан башта хатлар еш килә. 1942 елның 20 гыйнваренда  уллары Рәмис туа. Мөхәммәт абыйга улы туу хәбәрен әйтеп бертуган абыйсы Габделәхәт абый хат язып сала. Мөхәммәт абый фронттагы хәлләрнең бик аяныч, исән калу мөмкинлеге аз булуын әйтеп яза. Озак та үтми, Фәизовлар гаиләсенә зур кайгы - фронттан кара мөхерле хат килеп төшә. Хат Мөхәммәт абыйның үлү хәбәре турында була. Бу кайгылы хәбәрне Сабира апага хат ташучы җиткерә. Сабира апаның чишмәгә суга төшеп барган вакыты була, ул чиләк-көянтәсен ташлап үкси- үкси елый.

          1942 елдан алар гаиләсе өчен тагын да авыррак тормыш башлана. Сабира апа көнне төнгә ялгап колхозда, фермада эшли. Ашарга ризык, кияргә кием  юк. Мөхәммәт абый сугышка китәр алдыннан сала башлаган йорт салынып бетмәгән була. Өй салкын, тәрәзә асларыннан җил өрә. Сабира апа тәрәзә асларына саламнар тутырып җылыта торган була. Аның итәгендә берсе 4 яшьлек, икенчесе 4 айлык ике бала...

          Бүген улы Рәмис абый болай дип сөйли: "Миңа әтиемне күрү бәхете насыйп булмады. Әтием 1941 елның октябрендә фронтка китә. Смоленск өлкәсенең  Велиж шәһәрен дошманнардан азат итүдә катнаша. Ул 2 нче  укчылар  дивизиясенең взвод командиры   булып хезмәт итә. Бу Армиядә Оренбург өлкәсенең Тоцкий лагерендә  оешкан 5 татар дивизиясе була. Мин шәһәр военкоматында һәлак булган  сугышчыларның исемлеге  белән таныштым.  Исемлектә күпчелек татар фамилияләрен күрергә туры килде, алар алфавит тәртибендә язылганнар иде. Әти 1942 елның 4 апрелендә Боровки авылы янындагы каты бәрелештә һәлак була. 1975 елны   Велиж шәһәренең 1 нче номерлы мәктәп директоры Александр Бордюков һәм шушы мәктәп укучылары ярдәме белән әтинең гәүдәсе табыла. Аның гильза эчендә  медальоны була.  Медальон пергамент кәгазьгә  төрелгән. Анда әти турында бөтен мәгълумат язылган. 33ел үтүгә карамастан, укый алганнар. Әнигә шушы мәктәп укучылары хат язып сала.                                                                                                      Әти Велиж шәһәренең Туганнар каберлегенә күмелгән. Мин бу каберлектә ике тапкыр булдым. Мәктәп директоры Алесандр  Бордюков 92 яшьтә булуына карамастан, бу каберлекләргә зур игътибар бирә. Без аңа бик рәхмәтлебез. Аның белән бүгенге көнгә кадәр элемтәдә торабыз”.

         Бүгенге якты, матур тормыш өчен гомерләрен дә кызганмаган  батыр сугышчыларыбызның исемнәре мәңгелек!

    Раилә Хәкимҗанова (Сабирова).

    Югары Масра—Биектау.

     

     

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: