erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Без синең белән, Инсаф!

ТМТВ каналыннан “Яңа Йолдыз – 3” проектының беренче чыгарылышын күрсәттеләр. Ни күрик – безнең Арча егете Инсаф Гаптелбәров чыгыш ясый!

Жюри составында татар эстрадасының танылган артистлары Филүс Каһиров, Ильвина, Зөлфәт Хәким, Данир Сабиров, бик күп проектлар авторы Лина Арифуллина. Барысы да бертавыштан “мөмкинлек биреп”, Инсафны икенче турга үткәрделәр. Ул көнне барлыгы өч җырчыны сайлап алганнар. Һәм шуларның берсе – Инсаф!

Инсаф Гаптелбәров бүген редакциябез кунагы. Бу егетне күптәннән беләбез инде. Өлкәннәр әйтмешли, теш чыга башлаганнан бирле сәхнәдә ул, үзенең матур тавышы белән тамашачыларны сокландыра. Әлеге бәйгедә дә баритон тавыш белән җырлаучы бер ул иде, дисәм, ялгышмамдыр. Җырлый башлау белән жюри әгъзалары бер-берсенә карап елмаештылар, иң җитди Лина Арифуллинаның да йөзен елмаю балкытты. “Менә бу зур сәхнәгә бүген үк чыгара торган әзер артист”, – диделәр аның турында.

– 8 яшьтән бирле җырлыйм инде мин. Әбинең әнисе матур тавышлы булган, диләр. Үзем ишетмәдем, бәлки, миңа шуннан күчкәндер. 11 ел рәттән “Созвездие–Йолдызлык” телевизион фестивалендә катнаштым. Һәр ел район, зона этапларында – беренче, “Уникс” концертлар залында чыгыш ясап, 2-3нче урыннарны яулап килдем. Ул чакта тавышым формалашмаган иде әле. 16 яшьтән соң гына тавыш үзгәрде, нормальләште, – диде Инсаф.

– Инсаф, син сәнгать мәктәбенә йөрдеңме?

– Юк, үзлегемнән җырларга өйрәндем. Җырны бер тапкыр тыңлыйм икән, шунда ук концертта җырлый да алам, – диде ул. – Кечкенәдән Мөслим Магомаевны тыңладым. Кем белә, бәлки, шуңа баритон тавыш барлыкка килгәндер?!

Инсаф Арча педагогика көллиятендә укыганда да сәхнәдән төшми, аны тәмамлап бетермәгән дә килеш армиягә хезмәт итәргә китә, аннан ике елга контракт буенча хезмәткә кала.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Беренче елны җырлаганны сиздермәдем. Аннан белеп алгач, соңгы ике елда сәхнәдән төшмәдем, – диде ул.

Әтисе Рөстәм кебек көрәшче дә әле ул. Кечкенәдән көрәшә. “Әти минем көрәш белән шөгыльләнүемне бик үк теләп бетермәде, әмма мин үз сүземдә тордым. Икенче тренерга йөрдем. Әти читтән генә карап тора да, барып чыкмаган алымнарны күрсәтә иде. Район күләмендәге ярышларга да йөрдем. Көрәш минем үзем өчен, көчемне сынап карау өчен  кирәк иде. Әмма армиядә бик ярап куйды. Хәрби биш спорт төре (пятиборье) буенча халык-ара ярышларда Россия командасы составында йөрдем”, – ди ул.

Бүген егет Биектауда “Газпром”да эшли, инспектор. Әле урнашканына яңа гына, әмма анда да аның җырга талантын төшенеп алганнар, әле бер, әле икенче чарага йөртәләр икән. Эш белән бергә ул Тольяттида укый да. Быел соңгы курста. 

“Яңа Йолдыз – 3” телевизион бәйгесе турында Инсаф социаль челтәрләр аша белә һәм үзен сынап карарга була.

– 700дән артык заявка бар иде. Кастингтан соң 42 калдык. Мин Илһам Шакиров репертуарыннан “Җиз кыңгырау моңнары”н башкардым. Икенче турдан ярымфиналга 12 кеше үттек. Ул чыгышларны әле күрсәтмәделәр, әмма яздырдылар инде. Анда инде алты җырчыны сайлап алачак-лар. Алар белән эстраданың танылган җырчылары шөгыльләнәчәк. Суперфинал 15 ноябрьдә “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә үтәчәк һәм шунда үткән җырчылар артистлар белән дуэт башкарачак. Бер җиңүче генә булачак, – диде Инсаф Гаптелбәров.

Җиңгән очракта ул нәрсә бирә? Зур сәхнәгә юл ача. Клип яздыру, “Барс Медиа” белән контракт, бәйге лауреаты исеме – Инсафның шушы югары дәрәҗәгә ирешүен телибез. “Тамашачы мине елмаеп тыңласа, канатланып җырлыйм, үземдәге энергияне тыңлаучыларга да бирәм”, – диде Инсаф. Канатлан, җиң, үрләр яула. Без синең белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X