erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Без - табигатьнең яшь саклаучылары

6нчы балалар бакчасында

 

 

         Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Менә шуның өчен бөтен көчебезне табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерергә тиешбез. Табигатьнең киләчәге, бөтенлеге кеше кулында. Экология проблемасының үзебез яши торган җирдә, тирәлектә дә чагылуы без- тәрбиячеләрдә  борчылу тудыра  һәм төрле педагогик эшчәнлеккә этәрә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аеруча кызыксынучанлык хас. Алар  бигрәк тә  табигатькә игътибар итәләр.Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу- балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Шуның өчен балалар бакчасында тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш, экологик тәрбия зур урын алып тора. Без, тәрбиячеләр,  Шәрәфетдинова Г.Ә. һәм Шакирова Э.И. балалар бакчасында методик тема итеп,  балаларга экологик яктан  тәрбия бирүне максат итеп куйдык.   

Тәрбияви бурычларны  тормышка ашыру максатыннан балалар бакчасында бик күп кырлы эш алып барабыз. Балалар белән үткәрелгән шөгыльләребездә гөлләр утыртабыз. Балалар һәр көнне гөлләрнең ничек үскәнен, чәчәк атуын күзәтәләр, төпләрен йомшарталар, тузанын сөртәләр, сулар сибәләр. Әгәр тәрбияләмәсәң, аларның шулай үсмәячәген, үсемлекләрнең тере табигать икәнен, аларның үсешенә һава, су, яктылык кирәклеген балалар үз күзләре белән күрәләр. Кышын тәрәзә төпләрендә суган  үстерү , аның үсешен күзәтү  балалар өчен бик кызыклы. 

Төрле тәҗрибәләр үткәрү дә балаларга бик ошый. Ел әйләнәсе кошларны күзәтәбез. Җылы якларга китүче кошлар, кышлаучы кошлар турында белемнәр туплыйбыз. Кышын “Кошларга җимлек” акцияләре оештырабыз. Балалар өйдә әти-әниләре белән берлектә кошларга җимлекләр ясап алып киләләр. Бакчабызда үсеп утыручы агачларга җимлекләрне элеп, кошлар ашханәсе оештырабыз. Кошларны даими тукландырып торабыз. Саф һавага чыккач, балалар песнәкләрнең, чыпчыкларның ашаганнарын күзәтергә яраталар. Балалар нечкә күңеллеләр. Алар кошларны кызганалар. Ярдәм итәргә ашыгалар.  

Матур язлар җиткәч, “Кошлар көне” үткәрәбез. Сыерчык ояларын  урнаштырабыз. Сыерчыкларның килүен, ояга мамык, үлән ташуларын, балалар чыгарып аларны ничек туендыруларын һәм бала очыруларын күзәтәбез. Матур итеп сайрауларын тыңлыйбыз. Урамнан кергәч, балалар күзәтүләрен рәсемгә төшерергә яраталар. Язын балалар түбәдән тамчы тамуын, боз сөңгеләренең иртән һәм кичен ничек үзгәрүен, кардан ясалган фигураларның кояшта ничек эрүен, беренче кар, җирнең чыгуын күзәтергә яраталар.  

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Балаларда, табигатькә сакчыл караш, аны ярату, саклау, аның байлыкларын, табигатен өйрәнү максатыннан бакчабызда район күләмендәге  "Без - табигатьнең яшь  саклаучылары" исемендәге чара -  эшебезнең нәтиҗәсе дип уйлыйм. 

Җитәкчебез Галимуллина Э.Р һәм өлкән тәрбиячебез Гилфанова Л.Ф. үткәрелгән чарага  ГПКЗ "Ашыт"  экология  белгече Абдрахманова Гөлнара Ильясовнаны да чакырдылар. Гөлнара Ильясовнаны бакчабызның экология почмагы белән тәрбияче Якупова Г.М. таныштырды.  

Балалар өчен үткәрелгән чара бик кызыклы һәм файдалы булды. Гөлнара Ильясовна  балаларга үзенең киңәшләрен бирде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Балалар бакчасында гына экологик тәрбия биреп, ата-аналар тарафыннан ярдәм, алар белән аңлашып эшләү булмаса, үңай нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Шуның өчен иң беренче чиратта табигатьне саклау, яклау үрнәкләрен без - зурлар үзебез күрсәтергә тиеш. Безнең үрнәктә,  алган белемнәренә таянып, балалар кече яшьтән табигатьне аңлап һәм яратып үссеннәр иде.

Мәкаләне Арчаның № 6 номерлы "Сандугач" балалар бакчасы тәрбиячесе Шәрәфетдинова Гөлнара  Әюп кызы  әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X