erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бездә тырыш кешеләр яши

Соңгы биш елда Ташкичү авыл җирлегендә 15 гаиләгә кече фермалар төзү өчен субсидияләр бирелде. 2020 елда 3 гаилә алган иде, быел тагын 3 гаилә кече фермалар төзергә теләк белдерде.

Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин:

– Безнең авыл җирлегенә 10 авыл керә. Ташкичү, Иске Ашыт, Мәмсә, Ашытбаш, Акчишмә, Хәтнә, Печмәнтау, Иске Кенәр, Кысна авылларының тарихы бай булса, Наратлык авылының төзелүенә 25 ел гына тулды. Элек биредә урманчылык кордоны иде. Биредә әзерләнгән мунчаланы Казан, Арча ярминкәләрендә бик яратып алалар.

Җирлектә 2523 кеше яши, 2019 елның 1 гыйнварына 2608 кеше иде. 85 кешегә кимегән дигән сүз. 2020 елда 16 бала туды, 20 кеше үлде. 920 хуҗалык исәпләнә. Пенсионерлар – 621. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә – 218, бюджет өлкәсендә 111 кеше эшли. Укучылар – 272, студентлар – 94. 42 күп балалы гаилә бар. 90 яшьтән өлкәнрәкләр – 16, 100 яшьтән узган бер кешебез бар. Ирләр – 1290, хатын-кызлар – 1347.

Ташкичү авыл җирлегендә эш сөючән халык яши. Һәр хуҗалыкның яшелчә, җиләк-җимеш бакчасы бар. 3 крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлек алып бара. Шәхси эшмәкәрләр – 18. 2021 елның 1 гыйнварына шәхси хуҗалыкларда 1501 мөгезле эре терлек, шул исәптән 607 сыер бар иде. Ташкичү һәм Иске Ашыт авылларында шәхси хуҗалыклардан икешәр көтү чыга. Иске Ашытта даими көтүчеләр бар.

Шундый кайгыртучанлык нәтиҗәсендә шәхси хуҗалыкларда сыерлар арта.

Авылларда ел саен яңа йортлар төзелә. Арендалы торак программасы буенча йортлар төзү өчен 8 җир кишәрлеге  әзерләп куелды. Иске Ашытта – бер, Ашытбашта 2 йортны төзү тәмамланып килә инде. Аларда яшь белгечләр  гаиләләре яшәячәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Үзмәшгуль кешеләр – 43. Алар металл эшләнмәләр, мичләр, агач әйберләре, хуҗалык техникасы, машина төзәтү белән шөгыльләнә.

Безнең авыл  җирлегендә “Ашыт” кулланучылар кооперативы төзелде. Аның 125 әгъзасы бар. Җитәкче Фәргать Гайнуллин 20 еллап сөт җыю белән шөгыльләнә. 2020 елда кооператив 2 млн сумлык грантка ия булды.

Безнең җирлектә туристик маршрутка кертү өчен дә игътибарга лаеклы урыннар күп. Бай тарихлы Перцовлар утары, “Изгеләр чишмәсе”, “Хотня” минераль  су заводы, Ташкичү авылында 200 еллык тарихы булган “Мәрҗани мәчете”, “Мәрҗани музее”, “Мәрҗани чишмәсе” һ.б. күпләрдә кызыксыну уята. Аларны торгызуга якташыбыз,  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин зур өлеш кертте.

Иске Ашыт авылы мәдәният йортында күп еллардан бирле “Саяра” халык театры уңышлы эшләп килә. Аның режиссеры – ТР халык артисты Фердинант Фәтхи.

Ташкичү мәдәният йортында “Өммегөлсем” фольклор ансамбле эшли. 2018 елда ул “Халык фольклор ансамбле” исеме алды. Җитәкчесе – Рузалия Насыйбуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X