erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бездәге табигать могҗизасы ни хәлдә соң

Сөләйман артышлары

Болай язганга Сөләйман риза булмас инде. “Ильяс абый, артышлар минеке түгел бит!” – дип әйтәчәк. Шундый дөреслек, гаделлек яратучан кеше инде ул. Әле артыш дигән сүз белән дә килешми – артыш агачы, ди.

Мин үзем артышны куак дип кенә белә идем. Сөләйман очрашкан саен: “Кайчан киләсең инде? Артыш агачлары көтә бит!” – ди. Әле менә бу  килгәндә дә шул артыш агачлары турында сөйләп барды. Юк, ул гына түгел икән, тагын шашка-шахмат темасына да кергәләде.

Минем Сөләйманны шул артыш агачлары арасында фотога төшереп аласым килгән иде. Бик тә “тәмле” итеп сөйли бит шулар турында. “Безнең Ашытбаш авылына 1400нче елны нигез салынган, – дип сүзне ерактан башлады ул. – Башта ул Ашыт елгасына койган Акчишмә инешенең көньяк-көнбатыш ярына урнашкан булган. Авыл Явыз Иван килә башлагач күчеп киткән һәм яңа авылга 1580–1600нче елларда нигез салынган. Авыл Акчишмә инеше һәм Ашыт елгасы кушылган урында.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Ашыт – мари теленнән сазлы елга дип тәрҗемә ителә, – ди Сөләйман Вәгыйз улы Галиуллин. – Ашытбаш Ашыт елгасы буенда урнашкан иң борынгы авылларның берсе, дип фаразлана. 1616 елдан рәсми рәвештә татар авылы дип теркәлгән. Борынгы ике зираты бар. Авылның төньягында Кәҗә басуы дип йөртелгән басуның бер кырыенда 500 метрга  500 метрлы мәйданда артыш агачлары үсә иде. Алар, ул вакыттагыча булмаса да, әле дә саклана. Юанлыгы – 36 сантиметр, биек-леге 9 метр булган агачлар бар. Мондый гади артыш агачлары Россиядә Ярославль өлкәсендә генә бар, дип беләм. Иң юан, иң озын артыш агачлары Канадада үсә. Анда бу территория тыюлык дип игълан ителгән, аларны күз карасыдай саклыйлар.

Бездәге табигать могҗизасы ни хәлдә соң! Тынгысыз Сөләйман бу мәсьәләдә Казан галимнәренең дә тынгылыгын ала. 2004 елның 13 июнендә биредә Идел буе галимнәренең фәнни-гамәли конференциясе уза. Галимнәр сокланып карап йөриләр, монда тыюлык ясарга кирәк, дигән фикергә киләләр... һәм шуның белән эш бетә. Әлеге язманың исемен “Сөләйман артышлары” дип атау да юкка түгел. Чөнки алар аңа гына кирәк кебек килеп чыга.

Артыш агачлары янына әлегә кереп булмады. Җәйгә чыккач барып килергә булдык. Димәк, язманың дәвамы да булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре

2
X