erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Безега охшаган бик тәмле шарлотка пешерү ЫСУЛЫ

Кирәк булачак: 3 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы майонез, 2 аш кашыгы сыек май, 1 стакан он, 1 чәй кашыгы камыр күперткеч (разрыхлитель), уртача зурлыктагы 5-6 алма.

Йомыркага шикәр комы салып, блендерда (яисә кашык белән) күпертәбез, калган барлык ингредиентларны салып болгатабыз. Табаны майлап, алмаларны табага гына турыйбыз да өстенә камырны агызабыз. 180 градуска җылытылган газ миченә куеп, 35-40 минут пешерәбез. Өсте безега охшап торган телеңне йотарлык шарлотка әзер!
Чәйләрегез тәмле булсын!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://vatantat.ru/2020/09/35176/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X