erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Безгә багышлап җыр да башкардылар әле. Бик зурладылар. Күңел булды...”

Сабантуйда Шекәдән Флера белән Рөстәм Зариповларны алтын туйлары белән котлап, бүләк тапшыралар.

“Безгә багышлап җыр да башкардылар әле. Бик зурладылар. Күңел булды”, – диде Флера ханым.

Шушмабаш кызы ул. 8 сыйныфтан соң Арча педагогия училищесында укый, юллама буенча Чувашстанга китә, әтисе вафатыннан соң әнисе янына кайта, Шекә мәктәбенә эшкә урнаша. Ә Рөстәм Зарипов Шекә егете. Яңа Кенәр мәктәбен тәмамлаганнан соң армиядә хезмәт итә. Кайткач бригадир, аннан совхозда механик була.

– Мин Шекәдән Шушмабашка, Флера, киресенчә, Шушмабаштан Шекәгә эшкә йөри. Очрашканда бер-беребезгә карашып, аннан исәнләшеп  китә идек, – диде ул ничек танышулары турындагы сорауга җавап итеп. – Беркөн Шушмабаш клубына килдем, озата бардым. Ә ул абыйларга керәм, диде. Үзе миннән соң өенә кайтып киткән. Беренче тапкыр шулай алдады. Әмма кызны барыбер кулдан ычкындырмадым. Өч елдан өйләнештек.

Флера Шушмабаш мәктәбенә күчә, лаеклы ялга чыкканчы шунда йөреп укыта. Читтән торып югары белем ала. Рус теле укытучысы була, аннан лаеклы ялга чыкканчы башлангычларга белем бирә. Музыка дәресеннән дә керә. Үзе дә сәхнәләрдә җырлый, баянда уйный, балалар белән хор да оештыра. Педагогик стажы 38 ел.

– Флера йөреп эшләгәч, балалар янында да булырмын, дип, хәзерләүләр конторасына хәзерләүче булып урнаштым. Носы, Шушмабаш авыл Советларына кергән авылларга хезмәт күрсәттем. Лаеклы ялга чыкканчы шунда эшләдем, Россия Федерациясе Мактау грамотасы белән бүләкләндем, хезмәт ветераны исемен алдым, – диде Рөстәм Зарипов.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәзер икесе дә өйдә. Заманында күп итеп терлеген дә асрыйлар, бакчасын да карыйлар, эшенә дә өлгерәләр, балаларын да үстерәләр. Бүген үзләре өчен яшиләр. Тормышлары җитеш, мул. Йорт-җирләре шәһәрдәгедән ким түгел. Үзләренә шөгыль табып йөриләр.  Җәен бакчада. Флера ханым яшелчә, җиләк-җимеш өчен җаваплы булса, бакчаны тәртипләп карап тору, шулай ук тимер, агач эшләре дә иренә йөкләнгән. Балалары, кияүләре, оныклары кайтып булышып тора.

– Өч кызыбыз бар. Чулпан Арчада, хастаханәнең йөрәк-  кан тамырлары үзәгендә шәфкать туташы. Ире Алим эретеп ябыштыручы, кулыннан килмәгән эше юк. Энҗе фармацевт, Шәмәрдәндә яши. Ире Ранис газ операторы. Кияүләребез бик яхшы, – диде Флера ханым. – Төпчек кызыбыз Зилә Казанда икътисадчы. Биш оныгыбыз бар инде. Олысына 26 яшь, иң кечкенәсе өченче сыйныфта. Шуларның уңышларына сөенеп туя алмыйбыз.

– Без өч кыз да әти-әни, дип яшибез. Минем үземнең ике балам бар. Олы улыма 26 яшь, югары белем алды, Казанда эшли. Кызым быел 11 сыйныфны тәмамлады. Әмма һаман да әти-әни белән киңәшләшәм, аларның фикерләреннән башка бер эшкә дә тотынмыйм, – диде Арчада яшәүче кызлары Чулпан. – Безнең горурлыгыбыз алар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X