erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Безгә алмаш үсеп килә

11-12 ноябрьдә XXIнче “БикаФест” республикакүләм яшьләр җыр-шигърият фестивале булып узды.

Анда Шушмабаштан 11нче сыйныф укучысы Айгөл Фәттахова әдәби юнәлеш буенча гран-прига лаек булды. “Бик лаеклы дип таптык. Табигый, пафоссыз сөйлисең”, – дигән жюри әгъзасы Рәмис Әймәт Айгөлгә.  Наласадан 10 сыйныф укучысы Әнвәр Мөхетдинов фестивальдә өченче урынны яулады. Икесе дә “Нур” телестудиясенә йөриләр, булачак журналистлар.

Айгөл журналист булам, дип тәвәккәлләгән инде. Ул “Нур”га икенче елын авылдан ук килеп йөри. Әнвәр Мөхетдинов белән бергә, яшьләрне таныту максатыннан, “Күңелле тәнәфес” тапшыруларын башлап җибәргәннәр. Айгөлнең район башлыгы Илшат Нуриевтан интервью алганын тыңлаганым бар. Үзен чын журналистларча тотуына сокланган идем ул чакта.

– Мәкаләләрем “Шәһри Казан”, “Көмеш кыңгырау” газеталарында, “Ялкын” журналында басылып чыкты. “Телевидение якын миңа. Язу минем өчен түгел”, – дип уйлаган идем. Хәзер аның да тәмен белә башладым. Кинофильмнар төшерәбез. Социаль роликларда актер буларак катнашам, – диде Айгөл.

Шулай ук ул төрле бәйгеләрдә үзен сыный, җиңүләр яулый. Апрельдә Артекка барган, төрле төбәкләрдән килгән талантлы балаларны туплаучы медиафестивальдә бер кыз белән бергә бер сәгатьлек турыдан-туры эфир алып барганнар һәм аларның бу эшләре гран-прига лаек булган.

Айгөл драма өлкәсендә дә үзен сынап караган. “Илһам” бәйгесенә ике драматик әсәрен җибәреп, өченче урынны алган. “Алтын каләм”дә беренче тапкыр катнашуында ук аерым номинациядә икенче урынга лаек булган. Ә “БикаФест”та узган елгы икенче урынга гына риза булмыйча, быел тагын катнашырга булган. Авылдашы Нурисә Габдуллинаның “Печән өсте” хикәясен укып, бу юлы инде иң югары бүләкне откан.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әнвәр Мөхетдинов “Нур”га 8 сыйныфтан йөри. “Тапшыруларын Ютуб каналында карап, үзем дә кызыксындым. Аңарчы язу белән шөгыльләнгәнем  юк иде. Мәкаләләрем республика журнал-газеталарында басыла башлагач, күңел үсеп китте. Тележурналист буларак, интервьюлар да үткәрәм, төрле тапшырулар оештыруда да катнашам, алып та барам. Хәзерге вакытта көрәшче Динияр Моратов турында документаль фильм әзерлибез”, – диде Әнвәр.

Ә бәйгеләрдә чыгышлар ясап, җиңүләр яулавына ул сәнгать мәктәбе укытучысы Ләйсән Ахуновага рәхмәтле.

– Мәктәптә ул театр һәм бию түгәрәге оештырды. Мин шунда йөрдем. Аның белән төрле спектакльләр куйдык, шигырьләр өйрәндек. Әле дә спектакль белән Пушкин картасы буенча мәктәпләрдә чыгышлар ясыйбыз. Беренче бәйгегә дә ул алып барды. Аннан инде җиңүләр яулый башладым. “БикаФест”та мин Сания Әхмәтҗанованың “Мәңгелек бәхәс” шигырен сөйләдем. Өлкәннәр белән яшьләр арасындагы “Безнең заманда...” дигән бәхәс турында ул, – диде Әнвәр.

Егетнең киләчәккә хыялы – университетка филология факультетына укырга керү, татар теле укытучысы һәм журналист һөнәрләрен үзләштерү.

Талантлы яшьләребезгә уңышлар телибез. Хыяллары тормышка ашсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X