erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Безгә ничек хезмәт күрсәтәләр?

Күңелдәгесен язам.

Малайларга 14 яшь тулды. Белештек тә, киттек шимбә көн Арчаның күп функцияле үзәгенә. Паспорт алырга. Килсәк, зал тулы кеше. Чират торалар. Талон бирү машинасы талон бирмәде, чөнки шимбә көн сәгать 1гә кадәр хезмәт күрсәтергә өлгермиләр. Документ эше тиз генә эшләнми шул.  Кайтып киттек. Дүшәмбе көн малайларның иртәнге сәгать 8дән, 11нче яртыга кадәр таэквон-до буенча тренировка вакыты. Калдырырга ярамый. Алда – республика күләмендәге ярышлар. Ә паспорт алырга кирәк. Сәгать уннарда киттем күп функцияле үзәккә. Малайлар тренировкадан соң шунда гына килер дип. Килсәм, тагын зал тулы кеше. Татарның юмор остасы Шарапҗан әйтмешли, авызыңны...  чеметеп пәп итим! Ярар, көтәргә булдык. Талоннар алдык. Утырабыз шулай... Чират көтеп. Эч поша. Малайлар дәрескә соңга кала бит. Икенче сменада укыйлар. 12.30да мәктәптә булырга кирәк. 1нче тәрәзәгә барып, чиратсыз гына җибәрмисезме, паспортка документлар тапшырасы идек, малайлар мәктәпкә соңга кала, дидем. Талон буенча чиратыгызны көтегез, диделәр. Килешәм, алар да хаклы. Нәрсә кабаланасың, дип үземне битәрләп алдым, якты, җылы залда рәхәтләнеп чиратыңны көтеп утыр. Дәрескә соңга калалар имеш!  Калсалар соң! Арчада халыкка хезмәт күрсәтүче мондый оешма булуына шөкер ит, итик!   Килеп җитте бит әй, безнең чират та! Алай озак утырылмады. Хезмәт күрсәтүче тәрәзә янына килеп утырдык. Паспорт алырга кирәкле документларны суздым. Безгә хезмәт күрсәтүче кыз шундый җылы, якын итеп дәште, борчылулар шунда ук юкка чыкты. Исемегез ничек, дип сорамый кала алмадым. Гөлнара Борханова булып чыкты ул! Күп функцияле үзәктән кәефләр күтәрелеп чыкты. Рәхмәт, Гөлнара! Һәрчак шундый бул! Малайлар дәрескә өлгерделәр!

Шушы ук көнне тагын бер халыкка хезмәт күрсәтүче оешмага кереп чыгарга туры килде. Кәгазь, акча эше белән түгел. Матди хезмәт! Ә анда мыр да мыр...

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X