erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Безнең белгечләр конкурсларда дан тота

Белгечләребез шәп!

Соңгы елларда “Северный” ширкәтенең ясалма орлыкландыру технологы Равил Хаҗиев, баш зоо-техник Ләйсән Хәмитова, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтеннән Зөлфия Миннеханова, участок ветеринария табибы Фидәрис Фәйзрахманов,  “Игенче” ширкәтеннән Булат Гарапшин, “Курса МТСы” ширкәтеннән Ленар Шакиров республика күләмендә җиңүләр яуладылар. Ләйсән Хәмитова Россия  буенча үткәрелгән конкурста республика данын яклады.

Быел менә тагын шатлыклы хәбәрләр алдык: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы уздырган республика бәйгесендә Булат Гарапшин белән Ленар Шакиров җиңү яулаганнар.

– Конкурс шартлары буенча бәйгенең беренче этабында катнашучыларның теоретик белемнәрен тикшерделәр, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин.

Пандемия сәбәпле, бәйге нигездә онлайн форматта узган. Булат Гарапшин УЗИ аппараты белән, Ленар Шакиров Европа технологиясе буенча эшләүче белгечләр арасында җиңү яулаганнар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Булат узган ел республика бәйгесендә абсолют җиңү яулап кайткан иде инде. Ленарның әлеге бәйгедә беренче катнашуы. Булатны үз һөнәренең профессоры дияргә дә була. Казан ветеринария академиясенә барып студентлар алдында практик дәресләр дә бирә икән әле ул. Үзе аграр университетны тәмамлаган. УЗИ аппараты белән эш итүчеләр безнең районда “Игенче” һәм “Яңарыш” ширкәтләрендә генә.

Ленар Шакиров ветеринария академиясен тәмамлагач  колхозда 5 ел эшли, колхозлар таркала башлагач умартачылык белән шөгыльләнеп ала. Соңгы дүрт елда “Курса МТСы” ширкәтенең Урта Курса  фермасында ясалма орлыкландыру технологы булып эшли.

Әлеге белгечләр өчәр  балалы гаилә башлыклары да әле. Булатның ике малай, уртанчысы – кыз, Ленарның ике кыз, уртанчысы – малай. Гарапшиннар гаиләсе белгечләр өчен салынган йортта яши.

 Менә шулай горурланырлык белгечләргә бай без. Район башлыгы Илшат Нуриев та Булат Гарапшин белән Ленар Шакировны җиңүләре белән котлап Рәхмәт хатлары тапшырганда әлеге байлыкның кадерен белергә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X