erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Безнең ишегалды" программасы буенча 34 районда эш бара

Төзекләндерү, төзелеш эшләре.

"Безнең ишегалды» республика программасы кураторы Венера Камалова бүген республика киңәшмәсендә эшләренең барышы турында сөйләде. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Кайбер муниципаль районнар 2020 елгы эшләрне тәмамлап килә, шул исәптән юл эшләрен дә. Бу – Тәтеш, Азнакай, Бөгелмә районнары, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләре. Шулай ук ишегалларында җиһазлар урнаштыру бара (2020 ел программасы буенча) –– 27 майга булган мәгълүматларга караганда, җиһазларның 11,5%ы әлегә кадәр монтажланмаган әле.

2021 ел программасына килгәндә, бүгенге көндә 34 муниципаль берәмлектә 329 йортта эшләр бара. Якындагы ике атнада тагын 87 ишегалдында эшләр башланачак. Шулай итеп, эшләр 416 ишегалдында барачак. Бу 2021 елда төзекләндерү планлаштырылган ишегалларының гомуми саныннан 40% тәшкил итә.

Венера Камалова шулай ук ишегалларын төзекләндерү буенча башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшерү турында да сөйләде. Аерым алганда, ул Әлмәттә (Совет ур., 155) эшләүче компанияне - намуссыз подрядчыларны мисал итеп китерде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гомумән алганда, 2021 елда 40 муниципаль районда 831 ишегалды тулысынча җәй көне җиһазлар белән тәэмин ителәчәк, ишегалларында монтажны июль урталарында башлау планлаштырыла.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/bezne-ishegaldy-programmasy-buencha-eshlr-34-rayonda-bara

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X