Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Безнең хуҗа берәү генә

    Бер танышым хаҗга баргач алган тәэсирләрен хисләнеп сөйләгән иде. Мәчет янында җыйналган халык алдында яшь кенә дин әһеле гарәпчә вәгазь сөйли. “Шундый мөлаем кеше, гарәпчә аңламасак та, һәр сүзен йотлыгып тыңлыйбыз. Сөйләп бетергәч саубуллашып китеп барды ул, ә халык үзеннән-үзе аның артыннан кузгалды, ниндидер көч, магнит тарткандай, безне үзенә тарта иде”.

    Күптән түгел бер мәчеткә кердем, имамны күрәсе бар иде. Кәрәзле телефоны җавап бирмәде. Күркәм мәчетнең ишеген ачып кердем, бер өстәл артында аска карап бер ир заты утыра. Исәнләшүемә җавап бирмәсә дә: “Фәлән имам монда түгелме?” – дип сорадым. “Белмим!” – диде бу салкын тавыш белән, аска карап утыруын дәвам итеп. “Аны ничек табып булыр икән?” – дим. “Белмим!” – диде шул ук салкын тавыш.

    Бер елны зур гына авылда мәдәният йортында җыен бара. Авылның мулласына сүз бирделәр. “Мәчеткә йөрмисез, авылда дүрт кенә мөселман бар...” – дип сүгеп ташлады бу. Аның “ялкынлы” чыгышыннан соң мәчеткә йөрүчеләр арткандыр, дип уйламыйм.

    Арчаның үзәк мәчетендә озак еллар имамлык иткән Илгизәр хәзрәт Касыймов турындагы истәлекләрне рәхәтләнеп укыдым. Аның белән бер очрашу үзе бер гомер кебек иде. Мин аның белән Арчада әле  мәчетләр булмаган заманнан ук таныш.

    Әмма аның яшьтән үзлегеннән шәригатьне өйрәнеп, чын күңелдән Аллаһка ышанып яшәвен, хатыны, балаларының да дин юлында булуын соңрак кына белдем. Бу турыда кычкырып әйтергә генә түгел, пышылдарга ярамаган чор иде.

    Минем бер танышымның әзәрбайҗан милләтеннән булган танышы бар. “Мин сезнең якларда күптәннән яшим, – дип сөйли бу танышы. – Сездә ислам дине беткән, дигән фикердә йөри идем. Безнең Әзәрбайҗанда ислам дине аягында нык басып тора. Әмма бер вакыйгадан  соң фикерем үзгәрде. Без сездә Илгизәр дигән кешенең малаена йорт төзедек. Аларның гаиләсе белән танышкач татарда ислам дине исән икән, аның киләчәге бар икән, дигән фикергә килдем”. Чыннан да, әлеге сөйләшүдән соң ун ел да үтми, ислам дине нинди үсеш алды! Шул Илгизәр абый кебек изге җаннар нинди елларда да сак-лап кала алган бит аны!

    Илгизәр абыйны мин гадел, намуслы, туры сүзле булганы өчен хөрмәт итә идем. Бу турыда аның үзенә әйткәнем дә булды, редакциягә дә ара-тирә кергәли иде ул.

    ... Берзаман районның мөхтәсибен алыштырырга булдылар. Алдан әзерләнгәннәр инде, әле ул вакытта вируслар юк, мәчет халык белән шыгрым тулы. Әзерләнгән кешеләр чыгыш ясады, мөхтәсибне алыштырырга кирәк, яңа мөхтәсиб итеп фәләнне тәкъдим итәбез, тавышка куябыз...

    Реклама

    Шулвакыт: “Туктагыз әле җәмәгать, бу мәсьәләдә алай ашыгырга ярамый, – дип, Илгизәр хәзрәт сүз алды. – Монда бит мөхтәсиб үзе дә юк, кайтсын, үз сүзен әйтсен. Аннан, сез күрсәткән кеше үзе кайда соң? Мөхтәсибне “заочно” сайламыйлар, килсен, үзенең  программасын аңлатсын...”

    Бу җыелыш шуның белән тәмамланды. Илгизәр абыйны берничә көннән урамда очраттым: “Чакырып кирәкне бирделәр, – диде ул елмаеп. – Безнең барыбызның да Аллаһ каршында җавап тотасы бар, дип чыгып киттем”, – диде.

    Бер зур авылда мәчет ачтылар. Рәшидә абыстайга сүз бирделәр. Ул сөйли башлаганчы якындагыларының берсе: “Хуҗаларга да рәхмәт әйтергә онытма!” – дип, пышылдап киңәш бирде.

    Рәшидә абыстай безнең райондашыбыз, ул Иске Кырлай авылында туган. Гомәр Исхаков белән балаларына ислам нигезләре өйрәтеп, Аллаһка хезмәт рухында тәрбия бирәләр һәм укыталар. Совет чорында бу!

    – Нинди хуҗаларга? – диде Рәшидә абыстай, бар кешегә ишетелерлек итеп. – Безнең хуҗа бер генә! – диде ул бармагы белән күккә күрсәтеп. – Мәчет манараларыннан биек итеп сарайлар салалар да, без кем дип, күкрәк киереп йөриләр. Безнең барыбызның да Аллаһ алдында җавап тотасы барын онытып җибәрәләр...

    “Киңәш” бирүче башын якасына яшереп читкәрәк китеп басты...

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: