erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Безнекеләр – гармунчылар парадында

Арча район Мәдәният йортында эшләп килүче вокаль ансамбльләр, фольклор коллективлар бәйге һәм фестивальләрдә катнашып, уңышлы чыгыш ясап киләләр.

Соңгы вакытта гына да берничә коллектив җиңүләргә ия булды. Бу алар өчен зур дәрәҗә дә. Аннан фестиваль, бәйгеләрдә катнашу көч сынашу гына түгел, белем туплау, тәҗрибә уртак-лашу өчен дә зур мөмкинлек бирә. Әлеге бәйгеләр һәм җиңүчеләребез белән таныштырып үтү өчен без Арча Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимовага мөрәҗәгать иттек.

– Ләйлә, күптән түгел генә сез Әтнә районында булып кайттыгыз. Бу нинди фестиваль иде? Безнең районнан анда кемнәр катнашты?

– Әтнә районында “ӘтнәТуй” район ачык фольклор-этник фестивале үткәрелде. Ызандаш күршеләр буларак, анда безнең район да катнашырга булды. Әтнәдә “Арча егетләре” һәм “Ләйсән” халык вокаль ансамбльләре солистлары уңышлы гына чыгыш ясады. Татар мәдәни ресурс үзәгеннән килгән кунаклар да арчалар чыгышына югары бәя бирде. Арча педагогия көллиятендә эшләп килүче әлеге ике ансамбльнең җитәкчесе Диләрә Хәйдәрҗановага рәхмәт. Репертуар сайлауга бик җитди карый. Фольклор фестивальдә халык җырларын башкардылар. Яңа сезонда шулай ук репертуарларын халык җырлары белән баетырга һәм кайберләрен заманча стильдә эшләп карарга планлаштыралар.

– Ләйлә, август ахырында “Уйнагыз, гармуннар” республика бәйгесе үтте. Анда безнең районнан кемнәр катнашты?

– 30нчы август көнне узды ул. “Арча бизәкләре” халык уен кораллары ансамбле “Уйнагыз, гармуннар!” республика бәйрәмендә чыгыш ясады. Ансамбль солистлары гармунчылар парадында да катнашты. Парад алдыннан Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев барды. Гармунчылар парады Бауман урамы буйлап үтеп Камал театры янындагы мәйданга җыелды. Музыкаль флешмобта Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләреннән килгән 1000нән артык гармунчы катнашты. “Арча бизәкләре” лауреат исеменә лаек булды.

– Арчада, “Казансу” паркында җәй дәвамында һәр атна җомга көнне “Кичке уен” оештырылды. Бер тәмен белеп алган тамашачылар мактау һәм рәхмәт сүзләрен безгә дә җиткерделәр.

– Әйе, районыбызда йола һәм гореф-гадәтләргә багышланган чаралар үткәрелеп тора. 26нчы август “Кичке уен” күңел ачу чарасын тәмамладык. Халкыбызның ерак гасырлардан матур мирас булып килгән моңлы җырларын, күңелле көйләрен, дәртле биюләрен һәм күркәм йолаларын киләчәк буынга җиткерү максатыннан уздырылган чара булды ул. Барлык Мәдәният учреждениеләре үз өлешләрен кертте. Бик күп уңай фикерләр ишеттек, тамашачылар үзләре дә “Кичке уен”нарда актив катнаштылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Авыл мәдәният йортлары каршында эшләп килүче фольклор ансамбльләр уңышлары турында да билгеле булды. Алар белән якыннарак таныштырып китсәгез иде.

– Ташкичүдән “Өммегөлсем” халык фольклор коллективы “Казан сөлгесе” – “Казанское полотенце” халык җыр-бию сәнгате фестиваль-бәйгесе лауреатларының гала-концертында чыгыш ясады. Фестивальдә Ульяновск, Төмән, Перьм, Самара, Омск, Түбән Новгород, Чиләбе, Оренбург, Киров, Пенза, Волгоград өлкәләреннән, Марий Иле, Кырым, Башкортстан, Удмуртиядән, якын чит илләрдән фольклор коллективлар бар иде. “Өммегөлсем”нәр 28 августта “Сәйдәш” Мәдәният үзәгендә узган сайлап алу турында “Киленгә су юлы күрсәтү” күренешен күрсәттеләр. Аларның чыгышын фестивальнең идея авторы Лима Кустабаева бәяләде. “Әлеге коллектив мине саф, чиста татар телендә сөйләшүе белән сок-ландырды”,  – диде ул. Ташкичү авылының “Өммегөлсем” халык фольклор коллективы “Казан сөлгесе” фестивалендә 1 дәрәҗә лауреат исемен яулады. 

– Бу фестиваль беренче тапкыр үткәрелдеме?

– Юк, ел саен оештырыла ул. Анда 5 яшьтән алып 80 яшькә кадәрге 800дән артык кеше – халык җырларын, биюләрен, инструменталь музыканы башкаручы солистлар һәм ансамбльләр катнаша. Алар арасында – үзешчән башкаручылар, профессиональ артистлар, студентлар һәм иҗади юнәлештәге уку йортларын тәмамлаучылар бар. Фес-тиваль Татарстан башкаласына Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Казахстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Әзербайҗан һәм Әрмәнстаннан артистлар һәм коллективларны да үзенә җыя. Әлеге фестивальдә җиңүчеләр рәтендә булу  зур күрсәткеч. 

– “Түгәрәк уен” фольклор фестивалендә ел да безнекеләр катнашып килде. Җиңүләр белән кайттылар. Быел анда кайсы коллективлар катнашты һәм ничек чыгыш ясады?

– Чыннан да, уңышларыбыз быел күп булды. XIV “Түгәрәк уен” бөтенроссия татар фольклоры фестиваль-бәйгесе дә уңышлар китерде.  29 августта Казан шәһәренең “Чулпан” мәдәният үзәгендә узды ул. “Яшь йөрәкләр” халык вокаль ансамбле, Шура авылының “Чордашлар” халык фольклор коллективы һәм Кышкар авылының “Зөбәрҗәт” фольклор коллективы 1 дәрәҗә Дипломга лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X