erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Безнекеләр җиңүләре белән сөендереп тора

Казанның 69нчы мәктәбендә "Золотое наследие - Алтын мирас" V Бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗаты фестивале узды

Районыбызның талантлы балалары һәрдаим республикакүләм бәйге-фестивальләрдә чыгыш ясап, алдынгы урыннарны алып торалар. 27 март көнне башкалада узган "Алтын Мирас" фестивалендә дә Арча балалар сәнгать мәктәбендә укучы яшьләребез катнашты. Үз эшенең осталары булган биредәге укытучыларның хезмәт нәтиҗәсе ни дәрәҗәдә югары булуы тагын бер кат исбатланды. 

Фестивальдә арчалар "Вокал", "Театр", "Нәфис сүз" һәм "Инстументаль чыгышлар" номинацияләре буенча уңышлы чыгып ясадылар. "Вокал" буенча 8-15 яшь аралыгындагы егет-кызларның дүртесе икенче дәрәҗә, берсе өченче дәрәҗә лауреат һәм икесе беренче дәрәҗә дипломант исеменә лаек булдылар. Аларны бәйгегә әзерләүче мөгаллимнәр - Булат Гайнуллин һәм Айгөл Хәбибрахманова.

Эльза Минашаева матур тавышы һәм татарча сәнгатьле сөйләме белән сокландырды. Алты яшеннән бирле сәхнә түрендә булучы кыз бу юлы да беренче дәрәҗә лауреат исемен алды.

"Әкият" театр төркемендәге 6-7 яшьлек балалар "Куркак куян" әкиятен күрсәтеп өченче дәрәҗә лауреат булдылар. "Кечкенә артистлар өчен бу зур җиңү. Казан сәхнәсендә әле аларның беренче чыгыш ясаулары. Тагын да зур уңышлар насыйп булсын үзләренә", диде җитәкчеләре Ләйсән Ахунова.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арчалар өчен иң күп җиңү алып килгән юнәлеш - инструменталь чыгышлар. 6 яшьтән 15 яшькәчә 12 бала төрле инструментларда көйләр башкарды. Аларның икесе беренче дәрәҗә, дүртесе икенче дәрәҗә, дүртесе өченче дәрәҗә лауреат һәм икесе дипломант исемнәренә лаек булдылар. Яшь башкаручыларны инструментларда уйнарга өйрәтүчеләр - Булат Гайнуллин, Ирек Яппаров, Алмира Фәхретдинова, Миләүшә Алеева, Нәзир Фәхретдинов, Венера Асанова һәм Лилия Закирова. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X