Безнең гаиләбез
Түбән Атыдан Айгөл Хәсәнова гаиләсе турында шигырь язган.
Безнең гаиләбез
Әтиебезнең исеме Айрат,
Һәр эшен эшли ул җайлап.
Гаиләбезне бик-бик ярата:
“Кызларым сез!”-дип җан ата.
Әти өйдә булганда һаман
Әни елмаеп-көлеп тора.
Әти эштән кайтып кергәч,
Йортыбыз гөрләп тора.
Әти, безне тәртипкә өнди:
Эшли белә эшнең барысын!
Төпле акыл белән гаиләбезне
Туры юлдан алып баручы син!
Гөлназ апага да зур рәхмәт:
Безне барлык эшкә өйрәтә.
Апа булгач,өйдә рәхәт:
Һәрбер сүзе шифа йөрәккә.
Кичләребез күңелле безнең
Шаулап тора йортыбыз.
Гаиләбез гел түгәрәк булсын-
Шул безнең төп теләк-уебыз.
Хәсәнова Айгөл,Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбенең IX сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев