erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Безнең өчен – ул чын герой

7 декабрьдә Урта Курса мәктәбенең “Яшь армиячеләр“ отрядына Айрат Галәветдинов исеме бирелүгә багышланган тантана булды.

Айрат Габделәхәт улы Галәветдинов 1983 елның 1 апрелендә Лаеш районының Нармонка авылында туган.

90нчы еллар башында аларның гаиләсе Арча районының Сарай-Чокырча авылына күченеп килә. Айрат шунда  башлангыч мәктәпне тәмамлый, аннан Урта Курса мәктәбендә укый. Аны тәмамлагач Казан артиллерия училищесына укырга керә.

– Айратны 5 ел мин укыттым, диплом эше җитәкчесе булдым, ул тырышлыгы белән аерылып тора иде, – дип сөйләде артиллерия училищесы (хәзер Суворов училищесы) укытучысы, подполковник Ирек Фәйзрахманов.

Училищены уңышлы тәмамлаганнан соң Айрат Галәветдиновны Оренбург өлкәсенә җибәрәләр. Аңа Сириядә, Таҗикстанда һ.б. “кайнар нокталар“да булырга туры килә. Медаль һәм орденнар белән бүләкләнә. Махсус хәрби операция башлангач шунда китә, артиллерия командиры була. Быел 23 сентябрьдә һәлак була.

– Бездә укучылар белән “Батырлык дәресләре“ уздырыла, менә бүген бу чын батырлык дәресе инде! – диде мәктәп директоры Радик Яруллин.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Очрашуда Айрат Галәвет-диновның әти-әнисе дә бар иде. “Улыбыз истәлеген шулай хөрмәтләвегез өчен рәхмәт! – диде  әнисе Мәдинә ханым. – Бер генә анага да баласын югалту кайгысы күрергә язмасын!“

– Айрат безнең өчен чын Герой! – диде район башлыгы Илшат Нуриев. – Безнең районнан махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләр шактый. Аларга исән-имин әйләнеп кайтырга язсын. Районыбыз гуманитар ярдәм күрсәтүгә зур өлеш кертә.

“Сугышчан туганлык“ оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов укучыларга мөрәҗәгать итеп: “Айрат абыегыздан үрнәк алыгыз, ул үз иленең чын патриоты иде“, – диде.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Кәлимуллина “Яшь армиячеләр“ отрядларының патриотик тәрбия бирүдә мөһим роль уйнауларын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X