erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бүген 2020 елның беренче пары язылышты

Солтановлар гаиләсе барлыкка килде.

Бүген Арча ЗАГСЫ бүлегендә 2020 елның беренче пары язылышты. Айгөл белән Рүзәл гомергә бергә булырга вәгъдәләр биреп, балдаклар алыштылар. Солтановлар гаиләсе барлыкка килде.

 Айгөл белән Рүзәл Казанда яшиләр. Айгөл Казан автотранспорт техникумында укыта, ә Рүзәл агропаркта махсус техникада эшли. Рүзәл Арча районының Гөберчәк авылыннан, Айгөл Яшел Үзән районыннан. Казанда бер-берсен табышканнар.

– Ничек очраштыгыз? – дип сорыйм.

– Клубта дискотекада, – диде Рүзәл. – Айгөл мине үзенең елмаюы белән җәлеп итте. Елдан артык йөрдек тә, тәкъдим ясадым.

– Ә Рүзәл озын буйлы булуы белән мине үзенә тартты. Элек-электән миңа озын буйлы егетләр ошый иде, – диде Айгөл.

– Ә нигә туй күлмәгеннән түгел? Гадәттә, кызлар беренче чиратта шунысына кызыга бит.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Безнең никах туе булды инде. Казанда. Никах, туй күлмәгеннән дә булдым. Бүген рәсмиләштерергә уйладык. Һәм Рүзәлнең туган ягында, – дип аңлатты Айгөл.

Алар бу көнне озын ялларга туры китергән, ә чынлыкта 2020 елда беренче үк булдылар. Иң беренче язылышканнарга быел бүләк тә бар.

– ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан республика җитәкчелеге бик күп чаралар планлаштырды. Шуларның берсе – беренче язылышкан парлар өчен күкрәк билгеләре, – диде тантанада катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов Айгөл белән Рүзәл Солтановларга әлеге күкрәк билгесен, район исеменнән гаилә өчен кирәкле әйберләр сатып алырга сертификат һәм чәчәк бәйләме тапшырып. – Сезне чын күңелдән тормышыгыздагы иң истәлекле вакыйга белән котлыйм, бәхетле гомер телим.

Яңа төзелгән гаиләне Айгөл һәм Рүзәлнең әти-әниләре дә котлады.

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X