erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада район Советы утырышы узды

Бүген Арча район Советының  чираттагы 8нче утырышы узды.

 Аны Арча районы башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев  алып барды. Утырышта барысы 17 мәсьәлә каралды. Беренче көн тәртибе буенча район финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Светлана  Галимова чыгыш ясады. Ул депутатларны узган елгы район  бюджеты  үтәлеше белән таныштырды. Район Советы карарлары белән тулырак районның рәсми сайтында таныша аласыз.
Утырыш ахырында республика төзелеш тармагын үстерүгә керткән өлеше һәм озак еллар намуслы хезмәте өчен “Төзелеш материаллары комбинаты” ширкәте җитәкчесе Муллагалиев Рафаэль Әдһәм улына “Фидакарь хезмәте өчен” Татарстан Республикасы медале, Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча  гомумроссия тавыш бирүне әзерләү һәм үткәрүдә бик яхшы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Арча районы территория сайлау комиссиясе рәисе Кадыйров Булат Илдар улына РФ Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы, 989нчы номерлы участок сайлау комиссиясе рәисе Байкова Лилия Шамил кызына,  962нче номерлы участок сайлау комиссиясе рәисе Галимҗанова Лилия Борһан кызына, 968нче номерлы участок сайлау комиссиясе рәисе Абдуллин Марс Миннехан улына, 951нче номерлы участок сайлау комиссиясе рәисе Сибагатуллин Раушан Хәким улына  РФ Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәте,  социаль һәм пенсия белән тәэмин итү өлкәсендә намуслы хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан Пенсия фондының Арчадагы клиентлар хезмәте җитәкчесе, Арча район Советы депутаты Нурмөхәммәтова Рузия Илсур кызына Арча муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы   тапшырылды.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X