Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бүген Арчада өч машина бәрелешкән

    Авариянең сәбәпләре ачыклана. 

    Реклама

    Боз сарае янындагы светофор каршында өч машина бәрелешкән. Кызу тизлек белән килгән "Лада Гранта" машинасы светофорда торган "ВАЗ-2107"гә килеп бәрелә, ә анысы үз чиратында алдында торган чит ил машинасының тагылма арбасына килеп керә. Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, машина йөртүче исерек булган. Авария булган урында ике ГАИ машинасы эшли иде. Авариянең сәбәпләре ачыклана. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: