erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бүген арчалар өчен истәлекле көн

Арчага Ельцин кайтканга 25 ел узган

12 июньдә бөтен ил буенча тантаналы бәйрәм чаралары уза. Россия көне – ул азатлык, гражданлык тынычлыгы һәм татулык бәйрәме.

Газетабызның алдагы санында Россия Президенты Борис Ельцинның һәм Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевның Арча Сабантуена кайтуларын искә алып узган идек. Әлеге тарихи вакыйгага нәкъ 25 ел узган көнне, 9 июньдә Арчаның “Казан арты” тарих-этнография музеенда матур чара узды. Истәлекле җылы очрашу Россия көне уңаеннан оештырылган иде.

         Музей директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов 1996 елгы истәлекле вакыйгада катнашкан, Сабантуйны оештыруга үз көчләрен керткән җитәкчеләрне бер урынга җыйды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Бүгенгедәй хәтерлим, 25 ел элек тә шундый ук яңгырлы, җилле салкынча көн иде...” дип башлады чыгышын Шәфигулла Зәйнуллович. Тик нинди генә вәзгыять булса да, әлеге елның җәен сагынып искә ала ул. Кичә барышында, узган елларны хәтерләрдә яңартып, җыелган кунакларга Сабантуй мизгелләре видеосы күрсәтелде. Тарихи вакыйга шаһитларының чыгышлары тагын бер кат шул елларны күз алдыннан уздырды.

Рафил Җамалиев, Расих Заһидуллин, Равил Яруллин, Фарук Мортазин, Илһам Шакиров, Равил Фатыйхов, Бари Бакировлар чирек гасыр элек булганнарны күңелләреннән үткәреп, кызыклы мизгелләр белән уртаклашты. Һәркемгә бүленеп биргән юнәлешләр, көтелмәгәндә килеп чыккан уңайсыз халәтләр, берничә секунд эчендә хәл ителергә тиешле эшләр, сабантуй узганнан соң җиңел сулап куюлар, район өчен горурлык хисе – барысы да дулкынлану белән искә алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X