Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бүген арчалар Казанда ничек көрәште?

    Арча районыннан бүген Казанда 9 көрәшче көрәште.

    17-18 яшьлек егетләр бил алышты. Тренер Илшат Һидиятов: "Егетләр, күз тимәсен, әйбәт көрәштеләр. Соңгы нәтиҗәләр иртәгә билгеле була", - диде. Тренер Марат Сәлахов белән дә сөйләштек. Кәефләре әйбәт. Яңа Кенәрдән Адель Сөнгатуллин 3нче урынны алган. Тренеры Ирек Сафиуллин. Арчаның 6нчы мәктәбеннән Салават Абдеев шулай ук 3нче урынны алган. Тренеры Илшат Фазылҗанов һәм Фәнил Һидиятуллин. Иртәгә өч көрәшче финалда көрәшәчәк. Ашытбаштан Фәйзрахманов Райнур, Арчадан Динияр Моратов һәм Лесхоздан Илназ Әскаров. Уңышлар телибез егетләргә. Әлегә нәтиҗәләр шундый.

    Реклама

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: