Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бүген башкалабыз Казанда Сабантуй

    Арчалар да шунда. Әле өлгерәсез!

    Бәйрәм 5 урында бара.
    Тынычлык (Мирный) бистәсендә;

    Дәрвишләр (Дербышки) бистәсендә;

    Аккош күле урманында Сабантуй әләмнәре күтәрелде. 

    Бу мәйданнарда бәйрәм 16 сәгатькә – көрәшнең абсолют батырын ачыклаганга кадәр дәвам итәчәк.  

    Реклама

    Көндезге сәгать 2дә бәйрәм чаралары Казан ипподромында башланып китә. 

    Ә сәгать 4 тә «Урам» экстрим паркы территориясендә сезне «Яңа Сабантуй»да көтәләр! Яңа форматта узачак, кызык булачак дип вәгъдә итәләр. 

    Сабайнтуйга җыенганда маска алырга онытмагыз. Мәйданга тән температурасын үлчәгәч кенә кертәчәкләр. 

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: