Реклама
Болгардан җиңеп кайткан баскетболчы кызларны район башлыгы кабул итте.
Районның Зиннур Сәгыйтов җитәкчелегендәге хатын-кызлар командасы Болгардан җиңеп кайттылар.
Республика күләмендәге җиңү иде бу.
Район башлыгы Илшат Нуриев спортчыларның хәлләрен сорашты, аларга рәхмәт әйтте, бүләкләр тапшырды. Районда срортны үстерү турында сөйләштеләр.
Бу очрашу баскетболчыларга алдагы җиңүләр өчен зур стимул иде. Спортчыларның бик күңелләре булды.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз