Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бүген экологларның һөнәри бәйрәме

    Кемдер планетабызда җылыну, кемдер салкынаю процессы бара, дип ышандырырга тырыша. Мин үзем шаһит булган соңгы 45–50 ел эчендәге үзгәрешләргә генә тукталып үтәм.

     

    Адәм баласы тыкшынмаса табигать үзен үзе чистарта, сәламәтләндерә ул. Табигатьтә бар нәрсә үз урынында, әгәр чылбырның бер буыны  өзелсә, бар тәртип ычкына дигән сүз.

    Без малай чакта җәен су буеннан кайтып керми идек. Тегермән буалары ташулардан соң буып куела, ярлар су белән тула. Андагы балык! Яз көне боз киткәнне карарга бар халык җыела.

    Язгы ташулар һәр елны елгаларны ләмнән чистарта, тирәнәйтә иде. Балык күле, Көтек буалары төзелгәч елгалар саегып калды, язгы ташулар, боз китүләр юк хәзер. Су буйлары “Коенырга ярамый!” дигән кисәтү язулары белән тулды. Сай су тиз пычрана, сасый, бака күленә әйләнә. Көтек буасында пляж төзү дигәне дә акчаны суга салу гына булып чыкты.

    Чылбырның бер буыны өзелүгә бер мисал. Районда соңгы  бүрене Чиканас авылындагы бер хуҗалыкта сыер тагарагы астына кереп качкан җиреннән атып үтерделәр. Узган гасырның 70нче елларында бүреләр бар иде әле. Ул елларда котырган төлкеләр дә, хуҗасыз этләр дә юк иде. Бүреләр барын да көйләп торды.

    Табигатьне баетабыз дип, енотсыман этләр, кабан дуңгызлары алып кайтып җибәрделәр. Бар нәрсәне ашый торган ерткычлар инде болар. Нәтиҗә аяныч: урманнарда рәхәтләнеп яшәп, үрчеп яткан ак куяннар Кызыл китапка килеп керде. Җирдә оя ясый торган көртлекләр дә бик нык азайды. Теге ерткычлар балаларын, йомыркаларын ашап бетереп баралар. Дөрес, соңгы елларда енотлар үзләре дә юкка чыкты кебек һәм кирәкләре дә шуның кадәр.

    Үсемлекләр дөньясына да урынсыз тыкшынуның ачык мисалы бар бездә. Булачак кандидат, фән докторы Ташкичү басуына 100 гектарда Сосновский балтырганы чәчә, тәҗрибә үткәрә. Бу үсемлек биек булып үсә, зур уңыш бирә. Терлекләргә мул азык! Әмма бит ул гаять агулы, куыш көпшәсе эчендәге сыекча тәнеңә эләксә, эш харап. Теге тәҗрибәче китеп бара, галим була. Бернигә яраксыз балтырганны басуларда юк итәләр. Ә ул, каһәр, елга буйларында, әрәмәлекләрдә качып кала. Тиз үрчи, аңа каршы көрәш алып бару да бик кыен.

    Туксанынчы елларда басуларга исәпсез-хисапсыз ашлама, агулар кертү дә эзсез калмады. Табигатькә салган зыян кешеләр өчен дә куркыныч, акылсыз сәясәтнең ачы нәтиҗәләре еллар үткән саен үзен ныграк сиздерә.

    Соңгы елларда умартачылар бал кортларын агулап үтереп бетерәсез, дип чаң суга. Пестицидлар, химикатлар бөҗәкләрне генә үтереп калмый, туфракка эләгеп үсемлекләр аша кеше организмына да эләгә. Шуңа күрә, бер танышым әйткәнчә, акыллы булыйк!

    Реклама

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: