Бүген Фәрхәт Зыятовның туган көне
--Бүген Фәрхәт абый Зыятовның туган көне, -- дип хәбәр итте ветеран педагог Халидә Фәйзрахманова.
Исән булса 74 яшь тулган булыр иде. Фәрхәт абый узган елның июлендә вафат булды.
"Без китәрбез, сез каласыз!" -- дип җырлармын...
Зал тып-тын калып Фәрхат Зыятовны тыңлый. Ләйлә Дәүләтованың “Кеше булып кал” шигырен яттан сөйли.
Яхшылыкны бик тиз
оныта кеше,
Начарлыкны гына
оныта алмый.
Дус-ишләрем минем
бик күп дисең,
Сынап кара берәр аның көчен.
Акча яки ярдәм сорап кара
Дуслыгына бәя бирер өчен...
Ә ул нәкъ менә уйландыра яки көлдерә торган шигырьләрне сөйли. Чөнки кешенең күңел дөньясын, тормышны яхшы белә. Чөнки ул педагог, бөек шагыйребез Г. Тукайның нәсел җебе барып тоташкан Өчиле авылында гомер иткән шәхес. Габдулла Тукайның, Муса Җәлил, Әнгам Атнабаев, Фәнис Яруллин, Ләйлә Дәүләтованың һ.б. шигырьләрен яттан сөйли иде.
Фәрхат Зыятов вафат. Бу хәбәрне ишетүгә мең төрле сорау туды. Ничек? Әле беркөнне генә күргән идек бит үзен! Нәрсә булган? Коронавирусмы? Үт куыгындагы ташлар кузгалып, юлны каплап, зыянлы матдәләр канга таралган, диделәр. Авыртып, бер ай элек хастаханәгә барган булган. Бер айга дәва биргәннәр...
Алдан хәбәр итеп, өйләренә бардык. Тукайның ватандашы һәм аның шигырьләрен яттан белгән, шагыйрьнең тормыш юлын өйрәнеп, кайбер төгәлсезлекләрне ачкан, гомер буе халкына хезмәт иткән Фәрхат Зыятов турында язмый калып булмый. Өйләрендә хатыны Мәрьям ханым, Төркиядән кайткан улы Фәнис белән сөйләшеп утырасы килде. Без сәхнәләрдә, мәҗлесләрдә, мәктәпләрдә, фәнни очрашуларда, Г. Тукай бәйрәмнәрендә, Сабантуйларда, ат чабышларында күреп белгән Фәрхат абый бит ул! Укытучы, фәнни хезмәткәр, җор телле артист, конферансье, тамада... Ул микрофонны кулына алса, я көләсең, я елыйсың, я уйга каласың. “Репертуарында яттан сөйли торган 100дән артык шигыре бар иде”, – дип сөйли улы Фәнис Зыятов. Һәм әтисе язган “Өйрәнәме балаң ана телен” шигырен ялкынланып укыды.
“Милләт-милләт”
дию белән генә.
Саклап калып булмый
милләтне.
Уйлап кара, иптәш
милләт өчен
Нәрсә эшләдең соң син әле?
Шигырьне укыгач, Фәнис: “Әти гомере буе татар теле өчен көрәшкән кеше”, – дип әйтеп куйды. “Ә телне ничек саклап була? Гаиләдә татарча сөйләшепме?” – дибез. “Юк, телне гаиләдә генә түгел, җәмгыятьтә сакларга кирәк”, – диде ул.
Мәрьям апаның безнең белән иркенләп сөйләшеп утырырга вакыты булмады. Хәл белергә килеп торалар. “Гомер буе бездә гел кеше булды, – диде Фәнис. – Әти белән әни бик ачык, иҗади кешеләр бит безнең...”
Фәрхат абый чыгышы белән Чиканас авылыннан. “Бер йорт аша без күршеләр генә булып яшәдек, – дип сөйли Мәрьям апа. – Ул 1947 елгы. Гыйнварда 73 яшь тулды. Бергә уйнап үстек. Мин аның аягы гарип икәнне дә күрмәдем. Бик әйбәт иде ул. Матур да. Гармун уйный иде...” Бергәләшеп яшь вакыттагы фотоларны карыйбыз. Нинди матурлар! Алар бүген дә “сөбханалла!” иделәр... Парлы гомер.
Фәрхатка 4 яшь вакытта әнисе Нәгыймә 6нчы баласын тапкач үлеп киткән. Әтиләре Габделгани икенчегә өйләнә. Үги әнисе Хәлимә бик әйбәт булган, диләр. Уртак балалары Зөфәр туа. Менә булалар җидәү. Әтиләре Габделгани ике сугышта катнашкан кеше. Бөек Ватан сугышыннан бер аяксыз кайта. Истәлекләрдән укыган бар: Фәрхат табиб булырга теләгән. Сугыш яраларыннан газап чиккән әтисе “Һаман кан, авырту, сыкрау эчендә булырсыңмыни!” – дип улының теләген сүргән. Мәктәпне тәмамлагач, әйбәт укыган Фәрхатны мәктәпкә эшкә чакыралар. Географияне яхшы белгән егет географиядән укыта. Институтны тәмамлый. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 43 ел мәктәптә укыта. Татарстанның атказанган укытучысы исемен ала.
– Тормышта төрле вакыт була, – дип сөйли Мәрьям апа. – Фәрхаттан кайчак, нишләп кәефең юк, дип сорасаң, Г. Тукай сүзләре белән җавап бирер иде: “Эчеңдә нәрсә янганын үзең бел, Үзең кайгыр, үзең егъла, үзең көл”. Бу юллар Г. Тукайның “Киңәш” шигыреннән.
Фәрхат Зыятов Г. Тукай шигырьләрен сөйләргә яратты. “Туган тел”, “Шагыйрь”, “Киңәш”, “Сөбханалла”, “Шүрәле”, “Су анасы”... – алар күп.
Булмамын, юк, картайсам да,
чын карт кеби,
Утырмам тик, юк-бар теләк
тели-тели;
Менмәмен мин, Ходай кушса,
мич башына,
Шигырьләрдән килер миңа
кирәк җылы
(“Шагыйрь”)
Фәрхат Зыятов Г.Тукайның Өчиледәге тормышы турында җентекләп өйрәнә. Очрашуларда ул ачыкланып бетмәгән кайбер нәрсәләр турында сөйли иде.
– Тукайның тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнүче галимнәр, язучылар бу авылның нәни Габдулланы дүрт тапкыр ач үлем тырнагыннан алып калуын ассызыклап үтәргә тиешләр иде. Болай да бик кыска гомерле шагыйрьнең күпмедер дәрәҗәдә тормышын саклап калган, иҗатына илһам биргән авыл бит бу Өчиле!
Фәрхәт Зыятов гаиләсе белән Өчиле авылында гомер итә. Икесе дә укытучылар. Мәрьям ханым рус теленнән укыта, Фәрхат Габделгани улы – татар теленнән. Ике ул тәрбияләп үстерәләр. Олысы Айрат 5 ел элек каты авырудан соң вафат булды. Өйләре янып, гомер иткән авылны да калдырып, Арчага күчәргә туры килде. Икенче уллары Фәнис Төркиядә гаиләсе белән яши. “Үземнең конторам бар, – дип сөйли. – Адвокат булып эшлим”.
– Фәрхат абый нинди әти булды?
– Без дөрес тәрбия алдык, – дип сөйләде Фәнис. – Әти безгә тавыш күтәрмәде, ямьсез сүзләр әйтмәде. Без аны күз карашыннан, тамак кырганыннан аңлый идек. Гадел кеше иде. Бервакытта да кешеләр турында начар сүз әйтмәде. Дөреслекне яратты. Ана теленә мәхәббәте көчле булды. Ул бик катгый кеше иде. Әйтелгән икән – үтәргә! Беркайчан да сер бирмәде. Авыртам, дип әйтмәде. Әти вафат булгач, кайгыбызны уртаклашып, интернет челтәрләрендә бик җылы сүзләр яздылар. Бик зур рәхмәт. Берсен генә сезгә укып китәм. Татарстанның халык язучысы, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Разил Вәлиев болай дип язган: “Моннан берничә ел элек Арчада беренче тапкыр очрашып танышкач, аның Тукай шигырләрен илһамланып, йөрәге аша үткәреп укуын тыңлагач, дөньяда мондый Затлы-Зыялы, бөтен күңеле белән шигърияткә гашыйк милләттәшебез булуына сөенгән, сокланган идем. Гаҗәеп талантлы мөгаллим, садә күңелле, ихлас табигатьле, фидакарь шәхес иде ул. Ул үзенең әлеге сыйфатларын балаларына, укучыларына да тапшыра алды. Бу югалту – туганнары өчен генә түгел, барчабыз өчен дә зур югалту”.
Язмамны Фәрхат абый яратып әйтә торган Г.Тукай сүзләре белән тәмамлыйм: “Эчеңдә нәрсә янганын үзең бел, Үзең кайгыр, үзең егъла, үзең көл”. Бу Фәрхат абыйның нәкъ үзе!
Румия Надршина.
Июль. 2020 ел.
Зыятов Фәрхәт Ганиевичны озатканда...
Арчабызның зыялысы китте –
Сүнде чираттагы бер шәме.
Кичәләрнең, бәйрәм, сәхнәләрнең
Булмас кебек хәзер һич яме.
Көчле оратор да, остаз, Шәхес,
Яңгыратып тарттың гармунын.
Тукай, милләт, гаярь татарымның
Данын еракларга тараттың.
Авыр булыр гаиләңә синсез,
Мәрьям ханым, сулыр, боегыр.
Сәхнәләрдән төшеп, шау-гөр килеп
Кайтып керерсең күк тоелыр.
Мәҗлес саен юксынырбыз сине,
Ризыкларның булмас күк тәме.
Юк, табылмас бүтән бер сөйләүче
Синең кебек белеп сүз тәме.
Бер йолдызы сүнде Арчабызның,
Әйтерсең лә кояш чыкмады.
Нурлар уйнар каберең үләнендә,
Үзең булып янар чыклары.
Халидә Фәйзрахманова.
20 июль, 2020 ел.
Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/tatarymny-danyn-eraklarga-taratty
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев