Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бүген инде бармадылар...

    Җәйге лагерь балалар өчен бик рәхәт нәрсә.

    Мәктәп яны лагерьлары да шәп! Безнең малайлар В.Ф.Ежков ис. 1нче мәктәптә оештырылган ял лагерена йөрделәр.  Башта бармыйбыз, безнең сыйныфтан малайлар  йөрми, дигәннәр иде. Яратып йөрделәр. 1 июньдә--балалар көнендә Арча стадионында бәйрәм итеп менделәр. Ашаулары шунда үтә. Өч тапкыр ашаттылар. Гаилә өчен монысы да мөһим. Һәркөн футбол, волейбол уйнадык, дип дәртләнеп кайттылар. Янгын частена бардык, янгын машинасына утырдык, сигнал бирдек, дип тә хыялланып кайттылар. "Классыгыздан малайлар юк бит, күңелсез түгелме?" -- дип сорагач, "Башка класс малайлары бар!" -- дип җавап бирделәр. Ә 21 июньдә, лагерьның соңгы көнендә шау итеп тәм-томнар тутырылган пакет белән кайтып керделәр. Бүген инде лагерьга бармадылар...

    Реклама

    Районда "Шатлык" лагереның эшләмәве дә начар. Балалар лагерьда барыбер дә караулы, төрле тәрбияви чаралар оештыралар. Әти--әниләргә дә тыныч. 

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: