erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

        Бүген  музейлар  көне

Безнең районда Кушлавыч авылында Тукаевлар гаиләсенең музей йорты,  Яңа Кырлайда Габдулла Тукайның мемориаль  музей комплексы, Яңя Сала мәктәбендә Гомәр Бәширов, Казанбаш мәктәбендә Гариф Ахунов, Ташкичү мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗанни, Күлтәс авылында Шәмсетдин Күлтәси, Яңа Кенәр укучылар йортында туган якны өйрәнү  музейлары уңышлы эшли.

                                      

Музей түрләрен “бизиләр”

Без кигән чабаталар.

Күзләребез нурын алган

Җиделе, унлы лампалар.

Без йоклаган тал бишекләр,

Яткан кабык арбалр,

Безнең чор тарихы булып,

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Музейларда калалар.

        Роза Шәйхетдинова

       

          1977 елдан башлап 18 май – Халыкара музейлар көне буларак билгеләп үтелә. Музей ул – үзе бер дөнья, анда халкыбызның үткән тормышын, мәдәнияте һәм сәнгатенең үсешен, фәнни һәм техник үзгәрешләрне, гомүмән, тарихны барларга мөмкин. Гадәттә, һәр кеше музейларга кешелек дөньясы тудырган, кулланган әйберләр, ә алар музейда инде экспонатлар дип атала, белән танышу, алар турында күбрәк белү, үзендә туган сорауларга төгәл җаваплар эзләп килә. Музейлар барлыкка килгәндә максат итеп, тарихыбызга бәйле мирасны саклау һәм халыкка күрсәтү куелган булса, бүгенге көндә дә шушы юнәлеш үзгәрми, бары тик эш формалары, методлары гына замана таләпләренә яраклаштырылып үзгәртелә.

        Безнең районда Кушлавыч авылында Тукаевлар гаиләсенең музей йорты,  Яңа Кырлайда Габдулла Тукайның мемориаль  музей комплексы, Яңя Сала мәктәбендә Гомәр Бәширов, Казанбаш мәктәбендә Гариф Ахунов, Ташкичү мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗанни, Күлтәс авылында Шәмсетдин Күлтәси, Яңа Кенәр укучылар йортында туган якны өйрәнү  музейлары уңышлы эшли. Ә инде Арча шәһәренең үзендә “Казан арты” тарих-этнография музее, аерым бинада аның әдәбият һәм сәнгать бүлеге,  филиаллары буларак Арча педагогия көллиятендә дөньядагы бердәнбер “Әлифба”  һәм Гөберчәк авылында Мөхәммәт Мәһдиев музейлары халыкка хезмәт күрсәтә. Тарихи истәлекләрне саклауда районыбыз мәктәпләрендә , балалар бакчаларында, мәдәният йортларында һәм китапханәләрдә оештырылган туган якның тарихын өйрәнү мзейларының, музей почмакларының да өлеше бик зур.  Музейлар яшь буынны халкыбыз тарихы, рухи казанышлары, милли үзенчәлекләре, йолалары, тормыш-көнкүреш шартлары, күренекле шәхесләребез белән таныштыру юнәлешендә бәяләп бетергесез эш башкаралар.

      Музейлар көнендә   барлык музейларда эшләүчеләр, экспонатлар туплауда катнашкан райондашларыбыз үзләренең хезмәт нәтиҗәләрен күреп горурлык хисләре кичерәләр. Музейларга килгән һәркем аларга олы рәхмәтен һәм ихтирам хисләрен белдерә. Шиһабетдин Мәрҗани: “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”, – дип бик дөрес әйткән, әйдәгез,  музейларда ешрак булыйк .                                                                                                   

                                                                                                                                 “Казан арты” тарих- этнография музее директоры урынбасары  Шәфигулла Гарипов    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X