Реклама
Кичәге көннән районда РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү бара.
Бүген Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев та 950нче Апаз сайлау участогында тавыш бирде. Ул биредә эшне оештырудан канәгать булуын белдерде. Комиссия әгъзаларыннан тавыш биргәндә сайлаучыларның иминлеген тәэмин итүгә аеруча игътибарлы булуларын сорады.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз