erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Россия халык мәгарифе отличнигы, атказанган укытучы Сания Камалетдиновага 80 яшь тулды

“Яшьлек хыялларым тормышка ашты”, – ди ул. – Яшьлегемә кире кайтсам, шушы ук һөнәрне сайлар һәм шулай ук яратып, җаным-тәнем белән бирелеп эшләр идем”.

Бүген Россия халык мәгарифе отличнигы, атказанган укытучы Сания Камалетдиновага 80 яшь тулды.

Бу уңайдан юбилярның тормыш юлына тукталырга уйлаган идек. Тик  60 ел гомерен педагогикага багышлаган кеше белән әңгәмә, ничек кенә читкә китәргә тырышма, һаман да шул эшкә килеп төртелде. Чөнки аның бөтен гомере хезмәт белән бәйле.

Сания Камалетдинова Казан кызы. Казан Кремлендә, Югары Совет бинасында урнашкан фатирда туган һәм үскән. Әти-әнисе өлкә комитетында эшләгән. Иң кызыгы, еллар үткәч атказанган исеме дә аңа шушы бинада бирелгән. Ул чакта нинди дулкынландыргыч мизгелләр кичерүен күз алдына китерү кыен түгел.

– Бер безнең генә фатир иде анда. Калган фатирларга керү икенче яктан. Балалар күп. Мин үзем 12 балалы гаиләдә 12нче бала булып тудым. Көнгә берничә тапкыр Сөембикә манарасына менеп, бөтен Казанны күзәтүләр, җир асты юлыннан Иван Грозный һәйкәле янына барулар... Бар да бөтен нечкәлекләре белән хәтердә сакланган, әле дә төшкә керә, – дип искә ала балачагын Сания ханым. – Гаиләбез бик дус иде безнең. Кечкенәдән укытучы булырга хыялландым. Дәфтәрләрне икегә бүлеп, өләшеп чыга идем дә, булмаган укучыларга дәрес бирәм. Шулай хыялланып йөрүләрем нәтиҗәсендә һөнәр сайлау да кыенлык тудырмады. Укытучы булам – миңа башка һөнәрнең кирәге булмады. Гомер буе укытучы булуым белән горурланып яшим.

Кыз педагогия институтының рус теле, әдәбияты бүлегенә укырга керә. Бию белән шөгыльләнә. Казан сәхнәләрен дер селкетә. Хәтта Казанның опера һәм балет театры сәхнәсендә дә чыгыш ясый. Кулына диплом алган яшь, талантлы кызны юллама белән Арчага эшкә җибәрәләр. 2нче мәктәптә укыта башлый ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Килү белән җиң сызганып эшкә тотындым. Бию түгәрәге алып бардым. Хор оештырдым. Сәхнәләргә үзем дә чыга идем. Мәктәп кенә түгел, район өчен дә төрле чаралар уздырдым. Партбюрода булдым. Көн саен кичке 10нчы яртыда гына өйгә кайта идем мин. Арчада яшим. Мәктәп укытучысы Ринат өйгә озаткалап куя башлады. Тора-бара озатышуларның якынаюыбызга сәбәп булуын сизми дә калдык. Шулай Казан егетләрен калдырып китеп, Арчада төпләнеп тә калдым, – ди Сания Сибгатулловна. – 51 ел матур гомер иттек. 2 балабызны үстердек. Икесе дә минем юлдан киттеләр, укытучы һөнәрен сайладылар. Ринат гомер буе ныклы терәгем булды. Һәрчак буш вакытыбызны гаилә белән, балалар янында үткәрергә тырыштык. Хәзер 5 оныгым, 1 оныкчыгым бар. Шулар өчен яшим.

13 елдан артык эшли ул мәктәптә. Сөйләве буенча тулы канлы тормыш белән яши. Аннан тәҗрибә тупларга өлгергән педагогны педагогия көллиятенә чакырып алалар. Башта укытучы, аннан озак еллар укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары була.

– 60 ел эчендә 10 җитәкче белән эшләдем. Һәрберсе минем өчен тормыш укытучылары булды. Аеруча Илдус Сәгъдиевка рәхмәтем чиксез зур. Ул миңа бик зур ярдәм итте. Көчле, тәҗрибәле укытучылар белән эшләдем. Аның белән дә бәхетлемен. Җәмәгать эшләренә кереп чумдым. Бөтенләем белән диярлек үземне эшкә багышладым, ихтирам казандым, – ди Сания Камалетдинова. – Әле дә хәтерлим, бервакыт көллияткә Мәскәүдән тикшерүче килде. Бөтен Россияне тетрәндереп торган кеше буларак беләбез аны. Минем дәрескә керде. Пушкин шигырьләре буенча дәрес бирәм. Шунда магнитофон бер урында туктап калды бит. Әле нинди урын диген? “Где же кружка?” дип кабатлап тик утыра. Күзем ул чактагы директор Мөнәвир Гәрәевичта гына. Дәресне биреп чыктым. Анализ башланды. “Я вижу чудное мгновение”, – диде тикшерүче минем дәрес турында. Директорның йөзе ачылды. Бу миңа бик зур бәя иде.

Соңыннан 17 ел “Әлифба” музеен җитәкли Сания Камалетдинова. Илдус Сәгъдиев белән аңа нигез сала, көллиятнең хәзерге җитәкчесе Гөлнара Гарипова белән үзгәртеп кора, дәрәҗәсен бөтен Россиягә тарата, экскурсоводлар әзерләү мәктәбе оештыра... Шул ук вакытта “Россия пенсионерлар берлеге” җирле бүлекчәсен җитәкли, районның иҗтимагый советы әгъзасы булып тора. Һәм... бер дә картаймый. “Яшьлек хыялларым тормышка ашты”, – ди ул. – Яшьлегемә кире кайтсам, шушы ук һөнәрне сайлар һәм шулай ук яратып, җаным-тәнем белән бирелеп эшләр идем”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Олы КЕШЕ һәм ОСТАЗ!!! Арчада укуым белән горурланам. Сәламәт булыгыз, Сания Сибгатулловна!

    Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

    2
    X