Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бүген шәфкать туташлары көне. Ак чәчәкләр кебек ап-ак булып калыгыз

    Барлык шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз.

    12 май – шәфкать туташлары көне. Һөнәри бәйрәмнәрен алар бүген хастаханәдә авырулар янында каршы ала.

    Илдә урнашкан вәзгыять күп һөнәр ияләренең кадерләрен белергә өйрәтте. Шуларның берсе – шәфкать туташлары. Иң авыр мизгелләрдә алар өйдә гаиләсе, туганнары янында түгел, ә хастаханәдә авырулар тирәсендә булдылар, аларның сәламәтлекләре, тормышларын саклап калу өчен көрәштеләр.

    Безнең Арча үзәк хастаханәсендә 300дән артык шәфкать туташы бар. Шуларның һәрберсе турында мактау сүзләре генә әйтәсе килә. Кайвакыт аларны яманлап та телгә алабыз, ачуыбыз да килә, сүгәбез дә, тик авырый башлагач барыбер яннарына йөгереп барабыз. Я... үзләре килеп җитә.

    Хастаханәдә барлык шәфкать туташлары баш шәфкать туташы Фәния Галимова кул астында эшли. Фәния Илдусовна хезмәт юлын 1987 елда оештыру-методик кабинетта статист булып башлап җибәрә. 2000 елдан өлкән шәфкать туташы.

    – Чын лидер ул. Изге күңелле, ярдәмчел, үзенә тапшырылган эш өчен янып яши торган, һөнәрен яратып башкаручы, үз кул астындагы шәфкать туташларын һәрвакыт яклап чыгучы, аларга булышырга әзер торучы кеше. Төнъяк төбәкнең шәфкать туташлары асссоциациясен дә җитәкләүче ул. Аның турында нинди мактау сүзләре әйтсәк тә аз булыр кебек, – диделәр Фәния Галимова турында хезмәттәшләре.

    Шундый кеше җитәкчелегендә эшләүче шәфкать туташлары берничек тә начар була алмый. Хастаханәнең терапия бүлегендә өлкән шәфкать туташы булып эшләүче Гөлназ Васильева әнә шундыйлардан.

    Гөлназ Миннәхмәтовнаның Казан медицина училищесын тәмамлап Арчага эшкә кайтуына 24 ел. Башта ул поликлиникада, гинекология бүлегенәдә шәфкать туташы була. 2013 елда үзен терапия бүлегенә өлкән шәфкать туташы итеп билгелиләр.

    – Укырга кергәндә нинди һөнәр сайлавымны аңлап та бетермәдем. Даими эш урыны булу күбрәк кызыксындырды. Соңрак хезмәтемне ярата башладым. Мин шундый характерлы кеше, кайда булсам да бик тиз ияләшәм, коллективны үз итәм. Бер урында таптанырга яратмыйм. Һаман үз өстемдә эшләргә, камилләшергә тырышам. Оештыру осталыгым да бар, дип уйлыйм. Шулай булмаса, 32 кешелек коллективны җитәкли алмас идем, – диде Гөлназ Васильева. – Мин кеше белән аралашканда ук аның нәрсәгә кулы барганын аңлап алам һәм шул эшкә куям. Бик таләпчәнмен. Миңа кеше гел эштә булсын. Үземә максат куям һәм тормышка ашса, шуннан ләззәт алам. Минем карамакта әле онкология бүлеге дә бар. Анда ике шәфкать туташы эшли. Чираттагы ялларга киткәндә Фәния Галимованы да алыштырып торам.

    Өлкән шәфкать туташы авырулар белән дә уртак тел табып, алар белән аралашып, хәлләрен белеп, киңәшләр биреп эшли. “Кайвакыт ризасызлык белдергән авырулар да була. Бездә күбрәк олы кешеләр ята. Аларның психика да үзгә, хәтер дә начаррак. Яхшылап аңлатырга, кабатлап әйтергә дә туры килә. Онкологик авырулар янында чын психолог булу сорала. Дарулар белән тәэмин итү дә минем өстә. Туклану да минем контроль аша уза. Менә шулай көннәр буе хастаханәнең бер катыннан икенчесенә йөгереп йөрим. Эш бик күп”, – диде Гөлназ Васильева.

    Мондый җаваплы, күп вакыт сорый торган хезмәттә өйдәгеләрнең аңлавы да зур роль уйный. Чөнки күп вакыт соңга калып кайтырга, ял көннәрендә дә эшкә чыгарга туры килә. “Өйдә аңлыйлар. Энергиям күп. Барына да өлгерәм”, – ди өлкән шәфкать туташы.

    Шәфкать туташлары турында сүз барганда, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бүлеген читләтеп үтү һич мөмкин түгел. Бүген аларның эше аеруча күп, тынгысыз һәм мәшәкатьле.

    – Арчада 2 бригада тәүлек буе эшли. Шушмабашта һәм Яңа Кенәрдә берәр бригада бар. Барлыгы 14 ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге фельдшеры. Һәрберсе үз урынында, хезмәтен намус белән башкара, – диде өлкән фельдшер Мәдинә Сәлахова. – Тәүлеккә 12-13 чакыру була. Рация аша элемтәгә керә алу авыру янына вакытында, иң күбе 20 минутта барып җитәргә ярдәм итә.

    Хәзерге вакытта аларның эшләре тагын да катлауланды. Кеше өйдән чыкмый. Ашыгыч ярдәм генә чакырта. Температура булса, табиб белән баралар. Башка очракта үзләре генә мазок та алалар, больничный алу өчен выписка да язалар.

    – Тик минем халыкка тәкъдимнәрем бар. Шалтыратканда безнең сорауларга иренмичә тулы җавап бирсеннәр иде. Без температураны үлчәргә кушабыз. Табибны алыргамы, юкмы, шуннан чыгып эш итәбез. Адресны төгәл әйтмиләр. Йорт номерлары белән табличкалар юк. Каршы чыгып алсалар да ярый. Үзләре өчен. Тизрәк була. Кирәкмәгән сораулар белән шалтыратмасыннар иде. Короновируслы кеше белән контактта булган очракта, безгә түгел, участок табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк, – диде Мәдинә Сәлахова.

    Барлык шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Менә шундый авыр һәм тынгысыз хезмәтләрендә уңышлар, сәламәтлек телибез.

    Гөлсинә Зәкиева

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: