Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бүген - социаль хезмәткәрләр көне

    Бүген, 8 июньдә социаль хезмәткәрләр көне.

    Арча районы социаль яклау идарәсе җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова һәм бүлек җитәкчеләре район хакимиятенә җыелды. Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова катнашында видеоконференция карадылар.

    ТРның Дәүләт советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова социаль хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлады. Аларның хезмәтләрен югары бәяләп, рәхмәт әйтте.

    Реклама

    Соңыннан Гөлнара Гарипова район социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Бүлек җитәкчеләре Лилия Җәләлиевага һәм Гөлүзә Гарифҗановнага район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

    Район профсоюз лидеры Вакыйф Харисов социаль хезмәткәрләргә чәчәкләр, тортлар тапшырды.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: