erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

31 гыйнварда суд карары чыгарылды

31 гыйнварда булган суд утырышында без дә катнаштык.

Башта 17 гыйнварда әлеге эш  каралды. Шаһитлар да килде. 

11 октябрьдә кичен Арчада ике балалы бер хатынны Банк урамында юл аша чыкканда машина белән  бәрдереп киттеләр. Хатын алган авыр тән җәрәхәтләреннән 20 октябрьдә Казан хастаханәсендә үлде. Җәяүлене җиңел машина белән бәрдерүчегә карата җинаять эше каралды. Суд гаеплене 5 елга ирегеннән мәхрүм итү һәм 3 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарды.

Әлегә карар көченә кермәгән.

Гаепләнүче Инсаф бик нык борчыла. Гаебен таный, Сабировлар гаиләсеннән гафу үтенә. Судта сөйләгәндә тавышы калтырап китте, күзләренә яшь килде...: "Балаларны әнисез калдырдым.., бик зур кайгы китердем..." -- диде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Безнең дә күзләргә яшьләр килде. Бердән вакытсыз гүр иясе булган ана, әнисез калган сабыйлар, ялгыз калган әти кеше, мәрхүмәнең якыннары өчен үзәкләр өзелсә, икенче яктан Инсафның үзен, судка кадәр килгән әти--әнисен (әтисе ике култык таягы белән генә йөри), өч сабыен, хатынын кызгандык... 

Бик кызганыч. Алдан уйланылып эшләнгән җинаять түгел бит. Салган баштан белештермичә кылынган җинаять.

Бу барыбызга да бик зур гыйбрәт. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Салган баштан кылган эчен жэза катырак булырга тиеш

    • аватар Без имени

      0

      0

      Лена бәгърем, урыннарын ожмахнын турендэ булсын. Бик кызганыч, Эле дэ йорэк елый.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Гаишник инсаф?

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик аянычлы, йөрәк өзгеч авыр хәбәр. Кайгыларын уртаклаша.

          Теги: Арча хәбәрләре

          2
          X