Илһам Шакиров 2019 елның 16 гынварында 83 яшендә арабыздан китте.
Бүген татар халкының танылган җырчысы Илһам Шакиров арабыздан киткәнгә 1 ел тулды. Шул уңайдан, татар җәмәгатьчелеге, дин әһелләре җырчының каберен зиярәт кылып, чәчәкләр китерде. Әлеге чараны Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештырган.
Моннан тыш бүген Ш.Мәрҗәни мәчетендә җырчы рухына догалар кылынып, Коръән ашы уздырылачак.
Нет комментариев