erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бүген терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне

Бүген район мәктәпләрендә терроризмга каршы бердәмлек көне уңаеннан кичәләр, әңгәмәләр һәм башка төрле чаралар үткәрелә.

Ел саен 3 нче сентябрь көнне Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Россиянең бу истәлекле датасы Бесландагы (Төньяк Осетия, 2004 нче елның 1-3 сентябрендә) булган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. Ул чакта, 2004 нче елның 1 нче сентябрендә, яңа уку елына сөенүче балалар ата-аналары белән кайгы- хәсрәт килүен сизмичә Белем көненә мәктәпкә җыелганнар иде. Җинаятьчеләр 1 нче мәктәпкә үтеп кереп укучыларны, аларның әти-әниләрен һәм укытучыларны әсирлеккә алалар һәм мәктәп бинасында өч көн буе 1181 кешене бикләп асрыйлар. Әлеге террористик актның нәтиҗәсе бик аяныч - 350-дән артык кешенең үлеме. Бу терактның аеруча фаҗигасе шунда, нигездә, балалар һәм хатын-кызлар һәлак булган. Үлүчеләрнең яртысы балигъ булмаган затлар, 500дән артык кеше яраланган.

Бүген, Беслан һәм барлык террор актлары корбаннарын, шулай ук хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хокук саклау органнары хезмәткәрләрен искә алып, без терроризмга, милли һәм халыкара терроризмга каршы тору ниятебез белән бердәм.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бүген район мәктәпләрендә терроризмга каршы бердәмлек көне уңаеннан кичәләр, әңгәмәләр һәм башка төрле чаралар үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X