erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бүген төнлә санаулы гына минутлар эчендә күршедәге йорт күмергә әйләнде

Дөньяны сүгәбез, кешеләрне яманлыйбыз, әмма яхшы кешеләр бик күп әле.

Төнге икенчеләр киткән иде. Улым уятты. "Әни, Камил абыйлар яна,ярдәм кирәк булса, мин йөгердем", - диде. Тәрәзәдән карасам, өйне ут камап алган. Кып-кызыл. Күршеләр йөгереп чыкты, әлеге йортка терәлеп үк урнашкан икенче йорттан әйберләрен ташый башладылар. 

Янгын турында Сарай Чокырча егетләре хәбәр иткән. Арчага килешләре булган. Төтен күреп алганнар. Янгын частена шалтыратып, үзләре ярдәмгә ашыкканнар. Алар булмаса, бер өй генә янар иде микән?! Газ баллоннарын алып чыкканнар, терәлеп үк урнашкан гаражда кислород баллоннары булган,улым аларны чыгарган. Алар шартласа... Ни буласын әйтеп торасы юк. 

Ут бик тиз таралды. Гараж түбәсендәге шифер шарт та шорт килә башлады. Якын бара торган түгел. Көткән кешегә озак тоела бит, янгын сүндерүчеләр тоткарланды күк тиде. Югыйсә, 10 минут та үтмәгәндер. Ике машина белән килеп,  янгынны бик тиз сүндерделәр. Икенче йортларга күчәргә ирек бирмәделәр. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы килеп җитте. Чакырудан кайтышлары булган, янгын күрүгә, ярдәм кирәк булса дип, монда ашыкканнар. Ахырга кадәр тордылар. Газовиклар, электриклар көттермәделәр. 

Карак бер әйберне урласа, ут бар нәрсәңне юкка чыгара. Санаулы гына минутлар эчендә йорт янып бетте. Әмма янгын часте хезмәткәрләренең тырышлыгы нәтиҗәсендә утка таралырга юл куелмады. Гомумән, ярдәмгә ашыккан барлык кешеләр алдында баш ияргә була. Дөньяны сүгәбез, кешеләрне яманлыйбыз, әмма яхшы кешеләр бик күп әле. Алар менә шундый чакта күренә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X