erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бүген Язучылар көне

3 март – Язучылар көне. Язучылар сүзен әйтү белән күз алдына үзләренең мавыктыргыч, тормышчан әсәрләре белән тарих битләрендә бәяләп бетергесез эз калдырган якташларыбыз килеп баса.

 

Казан арты горурланып яши,

Искә алып данлы улларын.

Нык ышанам: шул халыктан әле

Яңа Тукайларның туарын!..

Наил Касыйм

3 март – Язучылар көне. Язучылар сүзен әйтү белән күз алдына үзләренең

мавыктыргыч, тормышчан әсәрләре белән тарих битләрендә бәяләп бетергесез эз

калдырган якташларыбыз Габдулла Тукай, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов,

Мөхәммәт Мәһдиев, Госман Бакиров, Галиәсгар Камал, Мәхмүт Галәү, Хәй

Хисмәтуллин, Габделгазиз Монасыйпов, Мостафа Ногман, Рафаил Төхфәтуллин,

Әнәс Галиев, Гөлчәчәк Галиева, Заһирә Гомәрова, Диас Вәлиев, Фәрваз

Миңнуллин, Альберт Яхин, Радик Фәизов, Гайсә Гатауллин, Фәрит Бәшир, Гафур

Каюмов, Фәнәвил Галиев һәм башка шәхесләребез җанланып киткәндәй булалар.

Алар үзләренең әсәрләрен бүген дә яратып укучыларны күреп сөенәләр дә,

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

онытмаулары өчен рәхмәтләрен дә җиткерәләр кебек. Музеебызның әдәбият һәм

сәнгать бүлегендә бу шәхесләрнең тормыш юллары һәм иҗатларына багышланган экспозицияләр куелган.

 

Бүгенге көндә Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары булып торучы

райондашларыбыз Мәрзия Фәйзуллина, Хәнәфи Бәдигый, Равил Вәли, Рәфикъ

Юныс, Илсур Хөснетдинов, Фатыйх Сибагатуллин, Галиәхмәт Шаһи, Риман

Гыйлемханов, Рифат Җамал, Булат Сәләхов, Наил Касыйм, Гүзәл Әдһәм, Вакыйф

Нуриев, Гәүһәр Хәсәнова, Наилә Ахунова, Сания Әхмәтҗанова, Чулпан Зариф,

Рөстәм Галиуллин, Зиннур Тимергалиев иҗатта яңа үрләр яулап, һәркем яратып

укый торган әсәрләре белән куандырып яшиләр. Алар “Казан арты” тарих-

этнография музее белән даими элемтәдә торалар, районыбыз мәктәпләрендә,

китапханәләрдә һәм мәдәният йортларында очрашуларда актив катнашалар, язучы

һөнәренең нечкәлекләре, үзенчәлекләре турында чыгышлар ясыйлар. Без алардан

яңа әсәрләр көтеп калабыз.

Шәфигулла Гарипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X