erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бүген - юл төзүчеләр көне

Котлыйбыз!

Юл газабы - гүр газабы, дигән халык мәкале бар. Юл төзүчеләр менә шул газаптан коткара халыкны. Көзге кебек ялтырап торган асфальттан машиналарда җилдерүе үзе генә ни тора! Рәхмәт шул юлларны төзүче юлчыларга. Бәйрәм алдыннан без "Татавтодор" җәмгыятенең Арча филиалы җитәкчесе Альберт Сафиев белән сөйләшеп утырдык, юл төзүчеләр янында булдык. Быел алар Арча-Әтнә (Зур Бирәзәдән Наласага кадәр), Яңа Кенәр, Курса Почмак, Шушмабаш-Носы-Сәрдәбаш юлларына асфальт түшәде. Төбәк-Чокырчада вак таш җәйделәр. Арчада Астрономия урамын асфальтладылар һ.б.эшләрне башкардылар.

Киләсе елда, Алла боерса, тагы да күбрәк эш башкарасылар.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Җитәкчеләре Альберт Сафиев коллективны бәйрәм белән котлый. Авыр һәм игелекле хезмәтләре өчен рәхмәт әйтә. Исән-сау, беребезне дә югалтмыйча эшләргә язсын, дип тели. Без дә юлчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Юлдагылар юлда булсыннар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X