Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бүгенге кичәбез Рәшидә абыстай рухына изге дога булып барып ирешсен иде

    Иске Кырлай шәхесләре.

    Гаҗәеп гомер дисбесе

       Иске Кырлай мәдәният йортында авылның затлы-зыялы шәһесләре белән таныштыру кичәсе булды. Ул “Гаҗәеп гомер дисбесе” дип атала. Кичәбез күп китаплар авторы, мактаулы абыстай,  40 ел гомерен халыкка Коръән серләрен төшендерүгә багышлаган, намазга өндәүче,  өйрәтүче мөгаллимә, авылдашыбыз Исхакова Рәшидә Габдулла кызына багышлана.  

       Кичәбезне Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы  Фәнил Лотфуллин ачып җибәрде. “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Арча төбәгендәге җитәкчесе Алсу Закарова да килде. Кунаклардан Рәшидә абыстайның улы Госман һәм кызлары Фирдәвес, Рабига, Исламия катнашты.

         Рәшидә ханым 1924  елның  20 июлендә Иске Кырлай авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Сәгъди кызы Мәрьям һәм Гайсә Хаҗи улы Габдулла Гайсиннар гаиләсендә унынчы бала булып кечкенә генә, матур гына кызчык дөньяга килә. Татар халкы элек-электән яңа туган сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган, исеме җисеменә туры килә торган  мәгънәле, аһәңле, җиңел һәм ачык әйтелешле исемнәр бирергә тырышкан. Кызчыкка  Рәшидә  дип исем кушалар: мәгънәсе - туры юлдан баручы, дөрес юлда торучы дигәнне аңлата. Рәшидә абыстай халкының милли төсен, сыйфатын, телен саклап калу юлында армый-талмый хезмәт итә.

    Гаиләдә кечкенәдән үк һәрбер баланы Аллаһының әмерләрен танытып, хезмәткә өйрәтеп үстерәләр. Габдулла абыйның гаиләсен авылыбыз халкы тырыш, пөхтә, һәр эшне җиренә җиткерә торган гаилә итеп исендә калдырган. 1932 елда Рәшидә беренче сыйныфка укырга бара. Шул елны әтисе Габдулланы кулак исеме тагып, ун елга төрмәгә утырталар. “Яшәү мәгънәсе” китабында, ул елларның авырлыгын, ашарга җитмәү, үзәккә үткән суыкларын: “Шулай итеп, бишенче, алтынчы, җиденче классларны чабата-башмаклар киеп, күп авырлыклар чигеп тәмамладык. Яхшы укыганым өчен миңа бер пар галош һәм Мактау кәгазе бирделәр."  - дип искә ала Рәшидә апа.

          1940 елны бик яхшы билгеләрнә генә җиденче сыйныфны тәмамлый. 1941 елны сугыш башлана, кызны окоп казырга җибәрәләр. Урман кисә, окоп казый, аш пешерүче булып эшли, эшчеләрнең керләрен юа. Ындыр бригадиры, ашлык үлчәүче, кибетче булып эшләргә дә туры килә.

        Рәшидә апа 19 яшендә  иманлы кешегә кияүгә чыга. Ике ел бик яхшы гына яшиләр алар, ире  саклык кассасы җитәкчесе булып эшли. 1947 елгы реформа вакытында, халыкка яхшылык эшләве сәбәпле, 16 елга төрмәгә ябалар. Төрмәдә дә намазын калдырмый ул. Аллаһының кодрәте белән, тоткынлык вакытын дүрт елга калдыруга да ирешәләр. Акланып кайтып, ике ай гына яши, авыртудан үлеп китә. Балалары  булмау сәбәпле, хатын ялгыз кала. Ире  белән төрмәдә бергә утырган Гомәргә кияүгә чыга.  Аллаһы Тәгалә аларга алты бала бүләк итә. Аллаһ юлында булганым, сабыр иткәнем өчен миңа шушы матур тормышны бирде Аллаһы Тәгалә, дип искә ала Рәшидә апа.

    1954 елның 13 февралендә беренче бала Фирдәвес дөньяга килә. 1955 елның 20 декабрендә Рәмзия, 1957 елны нәсел дәвамчысы Госман, 1960 елны Рабига, 1962 елны Рушания, 1966 елны Исламия дөньяга аваз сала

     Рәшидә абыстайның  улы Госман Гомәр улы Исхаков һәрдаим: “Әти-әниләребезнең хәер-фатихаларын алып яшәсәк иде”, -- дип кабатлый. Ул Үзбәкстанда Бохара мәдрәсәсендә, Ливиянең Ислам университеты шәригать факультетында дини белем ала. 1982—1984 елларда СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәтендә җаваплы сәркатиб, 1991—1994 елларда «Нурул-Ислам» мәдрәсәсе ректоры, Башкортстан, Октябрьск шәһәрендә, 1994—1998 елларда Татарстан республикасы мөфтие беренче урынбасары, 1998—2006 елларда Россия ислам университеты ректоры, 1998-2011 елларда Татарстан мөселманнары мөфтие булып эшли. Хәзерге вакытта мәчеттә мөфти булып,  Аллаһ юлындагы хезмәтен дәвам итә. Очрашуга кайткан Госман хәзрәт Исхакый фикерләре белән уртаклашты. Рәшидә апаның кызлары да сөйләде.

    Реклама

      Авылыбыз абыстае Әминә апа Низаметдинова соңгы юлга озату, Коръән уку кебек изге эшләре белән авылдашлар күңелендә якты нур булып яши, матур итеп мөнәҗәтләр әйтә. Бу юлы да чыгыш ясады. Авылыбызда  дини сабаклар бирүче хөрмәтле абыстаебыз Рәшидә Хәсәнова, Фәния Низамиеваның да сөйләр сүзләре бар иде.

    Төп нигездә дога белән искә алучылары яши, Рәшидә абыстай бу яктан да бик бәхетле. Шушы нигездә гомер итүче Юныс Гайсин да сүз алды.

    Рәшидә абыстай изге ният белән китаплар бастыра, кассеталар, дисклар яздыра.

     Бүгенге кичәбез Рәшидә абыстай рухына изге дога булып барып ирешсен иде. Рәшидә Исхакыйның “Яшәү мәгънәсе” китабын  тулысы белән укып чыгарга тәкъдим итәбез. Укы, уйлан. Дөньяда ни өчен яшәвең, үзеңнән соң җирдә нинди эз калачагын, кылган гамәлләреңнең нинди бәя алачагы турында уйла...

    Кичәбез мөнәҗәтләр, мәгънәле җырлар белән үрелеп барды.

    Венера Хәмзина,

    Иске Кырлай китапханәсе мөдире.

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: