Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бүгенге тормышына шөкер итеп яши

    Арчада яшәүче Фәния Бәйрәмова озак еллар Арча типографиясендә газета басучы булып эшләп лаеклы ялга чыкты.

    Бу аның күңеленә нык кереп урнашкан елларыдыр, мөгаен. Хәзер:“Укымаган кешегә авыр эш инде”, – дисә дә, гомерен яратып башкарган хезмәтенә багышлады, гаилә күгендә кайчак болытлар чыгып алса да (хәер, кемдә булмый ул), тормышын корды, олыгайган көнендә ныклы терәкләре булган улы белән кызы бер-бер артлы дөньяга килде.

    Без, хатын-кызлар, шулай һәр нәрсәдән ямь һәм тәм табып яшәргә күнеккән.

    Ул еллар үзенең мәшәкатьләре, кайчак борчулары, әмма күбрәк шатлыклары белән артта калган. Бүген Фәния апага 80 яшь. Аякларым авырта, дип зарланса да, бер дә бирешмәгән, һаман да шундый ачык, якты йөзле, гел елмаеп сөйләшүче матур Фәния апа.

    – Колачы авылы кызы мин. Әти сугышка киткәндә корсакта калганмын. Мин тугач кайткан ул. Бер кулы яраланган булган. Ул чакта тотынып басып тора алырлык кына бала булганмын. Тазаргач киткән һәм шунда ук һәлак та булган. Әтине белмим дә, күз алдына да китерә алмыйм, – диде Фәния апа. – Гаиләдә дүрт хатын-кыз – әни, әби, әбинең әнисе һәм мин идем. Әтисез үссәм дә, ятимлекне сизмәдем. Әни мине кеше алдында ким-хур итмәде. Ярлы яшәгәнбез, тик мин ул чакта ачлык күрмәдем. Хәер, аны сизәрлек яшьтә дә түгел идем.

    Колачы мәктәбендә белем ала кыз, аннан Урта Сәрдәдә 7 сыйныфны тәмамлый һәм 15 яше тулар-тулмас авылларындагы артельгә чүәк тегәргә керә. Сигез елы шунда үтеп китә. Аннан колхозда каласы килмичә, Казан ягына юл ала. Башта Вагонстройда мәктәп ашханәсендә эшли, тора-бара Казанның үзенә табарак “үрмәләп”, төзелешкә эшкә урнаша. Ә алдагы тормышын язмыш үзе хәл итә дә куя.

    – Колачыда минем белән бергә артельдә Байкал авылы кызы эшли иде. Бездә фатирда да торды ул. Шул минем адресны абыйсына биргән булган. Хат алыша башладык. Яшь вакыт. Кызык бит. Нәрсә язганны да хәтерләмим инде. Ә бервакыт ул Колачыга килде. Мине кияүгә сорарга. Моңарчы күргән юк иде аны. Үзе чибәр, тик буе кыска. “Буең кечкенә”, – дип риза булмадым. Шуннан аралар өзелде. Язмыш, диген, поездда тагын очраштык бит. Ул Әтнә ягына сеңелләренә, мин Колачыга кайтып барам. Сөйләшеп киттек. Бу юлы егетем уйлап торырга ирек бирмәде, тиз тотты. Аннан миңа да 26 яшь иде инде, – ди Фәния апа ире Рәүф белән очрашу-кавышу тарихларын искә төшереп.

    Реклама

    Яшь гаилә Арчага кайтып урнаша. Рәүф абый авыл хуҗалыгы материаллары кибетендә эшли башлый. Башта станциядә барактан бүлмә, аннан Арчада фатир бирәләр үзенә. Балалары туа.

    – Арчага кайткач, башта нишләргә белмәдем. Мәскәү кебек иде ул миңа. Промкомбинатка эшкә кердем, тик акчасы бик аз булгач киттем. Аннан декрет ялына чыктым, балалар белән өйдә утырдым. Улым белән кызымның аралары дүрт яшь, – ди Фәния Бәйрәмова. – Бервакыт эш эзләп типографиягә кердем. Баш хисапчы Суфия апа безнең авылдан. Ул җитәкчесе Рафис Әминовка әйтте дә, мине эшкә дә алдылар. Авыр эш иде. Әмма өйрәндем, түздем. Югары белемең булмагач, нишлисең. Русча белмәгәч укуы да кыен. Шунда озак еллар эшләп пенсиягә чыктым.

    Рәүф абый 1995 елда поезд астына эләгеп фаҗигале төстә һәлак була. Ул вакытта балалар зур инде. Кызлары Фәридә кияүдә, ике баласы бар. Бер елдан уллары Рамил өйләнә. Килене Гөлназ Фәния апаның үзенә охшап килә. Ачык йөзле, тәмле сүзле. Килен белән кайнана бик тиз уртак тел таба. Унбер ел иңне-иңгә куеп ана белән кыз кебек килешеп яшиләр.

    – Шушы кечкенә генә фатирда алты кеше идек. Авырып киткәч әнине дә үз яныма алдым, – диде Фәния апа. – Ул миңа 10-12 яшьләр вакытында үзеннән яшь егет кешегә кияүгә чыккан иде. Тик озак яшәмәделәр, аерылыштылар. Әни уртак балалары Рафаилне үзе аякка бастырды. Аның гаиләсендә станциядә яшәде. Тик Рафаил үзе дә авырып китте. Шулай әни безгә килде. Улым, килен, ике балалары бер бүлмәгә сыйдылар. Килен тегүче иде, шул бүлмәдә эше белән дә шөгыльләнде бит әле.

    Хәзер әнисе дә юк, Рафаил дә вафат, улы гаиләсе белән йорт сатып алып шунда яшиләр, балалары үсеп җиткән. Кызының үз гаиләсе, балалары, оныклары бар. Кияве Рөстәм әнисе кебек якын итә. Шушы кечкенә фатир гаҗәеп иркенәеп калган. Фәния апа анда берүзе яши.

    – Әмма мин ялгыз түгел. Балаларым бик тә игелекле булдылар. Оныкларым кадерләп кенә торалар. Оныкчыкларым – юанычым, – ди Фәния Бәйрәмова. – Гомер буе китап белән дус булдым, гәҗит укырга яратам, телевизор карыйм, телефонда уйныйм, җәен бакчада мәш киләм. Минем тылым бик нык, шуңа бүгенге тормышыма шөкер итеп яшим.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: