erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Биектау районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән роботлаштырылган гаилә фермасы ачылды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эшлекле сәфәр белән Биектау районында булды һәм Азнакай, Менделеевск, Кукмара, Саба, Теләче, Мамадыш, Балык Бистәсе һәм Биектау районнары фермерлары белән очрашты.

Чара Латыйповлар крестьян-фермер хуҗалыгының роботлаштырылган фермасын ачу тантанасыннан башланды. Крестьян (фермер) хуҗалыгы үз эшчәнлеген 2009 елдан бирле алып бара, дип сөйләде Ленар Латыйпов.  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының грант программасы кысаларында 130 башка исәпләнгән гаилә терлекчелек фермасы төзелгән һәм роботлаштырылган Lely сыер саву җайланмасы  сатып алынган.  Ферма барлык заманча таләпләргә җавап бирә, ә эссе һавада сыер абзарларында җилләтү системасы эшли. Латыйповлар барлыгы 200 баш кара-чуар токымлы сыер асрыйлар.

 Ферманы ачу тантанасында шулай ук Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм "Лейли Рус" ҖЧҖ генераль директоры Йерун Кейзер катнашты.

Йерун Кейзер     роботлаштырылган гаилә фермасын ачуда катнашуына шат булуын  белдерде һәм, бу   продуктивлылыкны шактый  арттырачак һәм эшне җиңеләйтәчәк, ә гаиләдә хәзер бер-берең  өчен вакыт  та күбрәк булачак, дип өстшде. Чыннан да, Латыйповлар гаиләсе нык һәм хезмәт сөючән гаилә үрнәге.  Алар шул  тырыш хезмәт үрнәгендә   4 бала   үстерәләр,   олы балалары  Ветеринария институтында укый һәм гаилә эшен дәвам итәргә уйлый, ә кечкенәсенә нибары 4 яшь.

 Ленар Латыйпов сөйләвенчә, роботлаштырылган ферма сөтнең  сыйфатын  тагын  да  яхшыртырга  мөмкинлек бирә, ә беренче  бозаулаган  таналарның    сөте 37 литр тәшкил итә, дип сөйләде ул.

“Инновацион технологияләр һәм авыл хуҗалыгы җитештерүендә технологик процессларны цифрлаштыру – заманча үсешнең мөһим этабы”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Саба районы крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары да фермаларны роботлаштырудагы  үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Зөфәр Мөхәммәтшин 1700 баш мөгезле эре терлек асрый. 2013 елда роботлар кертә башлаганнан соң, савым 19 литрдан уртача 33 литрга кадәр арткан.   Өстәмә табыш хуҗалыкны алга таба да уңышлы үстерергә  ярдәм итә, гаилә эшендә фермерның  уллары да катнаша.

Татарстанның Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров та үз чыгышында гаилә фермалары өчен горурлануын белдерде.

 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов КФХда ветеринария хезмәте күрсәтүнең мөһимлегенә игътибар юнәлтте,  ә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов сөт терлекчелеген үстерүгә ярдәм  итә торган бүгенге  зоотехник таләпләр турында сөйләде.

Чара ахырында Марат Җәббаров, Министрлык барлык  хуҗалыкларда  да    роботлар урнаштырырга үгетләми, дип билгеләп  үтте. Һәр  фермер үз хуҗалык эшчәнлеген ничек алып барырга кирәклеген  үзе  хәл итә,  әмма терлекләр белән   эш итү программасы катгый  рәвештә  булырга тиеш, чөнки бу барлык идарә процессларын системалаштырырга һәм нәтиҗәлерәк эшләргә мөмкинлек бирә, диде ул.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X