erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бик кирәкле ярдәм

​​​​​​​Дәүләт программасы

Дәүләт программалары – кешеләр турында кайгыртуның ачык мисалы.

– Әлеге программа 2006 елдан эшли башлый, – ди район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең баш белгече Фәрдүс Хәйеретдинов. – Ул чорда безнең районда елга ун һәм аннан күбрәк гаилә субсидияләр алган. Программа берничә ел туктатылып торыла, аннан соң яңадан эшли башлый. Соңгы елларда субсидия берәр гаиләгә генә бирелде, быел менә ике гаиләгә бәхет елмайды.

– Бу  программа белән кызыксынган гаиләләргә эшне каян башларга?

– Безнең бүлеккә мөрәҗәгать итәргә кирәк, 3-20-33 номеры белән шалтыратырга да була. Тәртибен, нинди документлар кирәклеген, шартларын аңлатып бирәчәкбез.

Төп шартларга килсәк, әлеге программада катнашу өчен ир белән хатынга 35 яшь тулмаган булырга тиеш.

– Әгәр чиратка басканнан соң аларга 35 яшь тулган булса?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Мондый очракта алар чираттан төшеп калалар. Без мөрәҗәгать итүчеләргә шул вакытта ук бу турыда аңлатабыз.

Аннан, әлеге гаилә яши торган торак бер гаилә әгъзасына 18 кв.метрдан артмаска тиеш.

Әлеге программада катнашучы гаилә Татарстан Республикасының теләсә кайсы почмагында йорт, фатир сатып алырга яки төзергә хокуклы. Әмма яңа торакның мәйданы бер кешегә 18 кв.метрдан ким булырга тиеш түгел. Мәсәлән, дүрт кешелек гаиләнеке 72 кв. метрдан ким була алмый. Субсидия менә шушы 72 кв. метр өчен бирелә – барлык сумманың 35 проценты күләмендә. Әлеге гаиләнең калган сумманы (65 процент) түләү мөмкинлеге дә булырга тиеш.

– Бүгенге көндә ничә гаилә чиратта тора?

– Хәзер 10лап гаилә чиратта тора, бу район өчен күп түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X